ТР Яшьләр эшләре министрлыгында XXIV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ике номинация буенча гран-при җиңүчеләре билгеләнде: «Шигърият» номинациясендә Арчадан Эльвина Миңнуллина һәм «Проза» номинациясендә Саба районыннан Фирүзә Бикбаева.
«Иделем акчарлагы» конкурсы яшьләрдә туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү эшендә ышанычлы таяныч булып тора. Татар телендә әсәрләр иҗат итүләрен дәвам итүче барлык яшь язучыларга һәм ел саен катнашучыларның эшләренә бәя бирүче, мөһим һәм зур эш башкаручы жюри әгъзаларына ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән: Татарстан Республикасы, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Киров, Мәскәү, Самара, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан 72 катнашучыдан 336 әсәр кабул ителгән. Моннан тыш, Казахстан Республикасының Семей шәһәре вәкиле дә катнашты.
Иҗат эшләренә бәяне танылган әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләреннән торган жюри башкарды. Моннан тыш, алар катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр, бу яшь авторларга үз иҗатын алга таба үстерү өчен кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр алырга мөмкинлек бирде. Тренинглар, түгәрәк өстәлләр, язучылар, конкурсның Гран-при ияләре, татар басмалары вәкилләре белән очрашулар оештырылды.
Бу елның үзенчәлеге иҗат мәктәбе эшендә әдәбиятчы, язучы-прозаик, публицист һәм драматург Галимҗан Гыйльмановның катнашуында. Ул өч көн катнашучылар белән бергә яшәде, вакытын бергә үткәрде. Ул һәр катнашучыны шәхси очрашуга кабул итте, аларның әсәрләренә анализ ясады, уртак иҗади чараларда актив катнашты.
«Катнашучылар белән аралашуның мондый форматы минем өчен яңа тәҗрибә булды. Гәрчә мин төрле конкурсларда жюри ролендә күп тапкырлар чыгыш ясасам да, моңарчы беркайчан да катнашучылар белән шулай тыгыз аралашырга мөмкинлегем булмады. Бу очрашулар традицион консультацияләргә караганда күпкә файдалырак булып чыкты. Һәр катнашучы белән сөйләшеп, мин үзем өчен яңа дөнья ачтым. Аралашу барышында мин үземне остаз гына түгел, психолог та итеп хис иттем», - дип уртаклашты Гыйльманов.
Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Язучылар берлеге ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге оештыра.