Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумында республиканың 20дән артык яшьләр хәрәкәте лидерлары һәм активистлары Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган VIII Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантында катнаштылар.
«Тестта 33 кызыклы сорау булды. Минем өчен, Россия Федерациясе гражданкасы буларак, әлеге чара бик мөһим иде, чөнки мин үз Ватанымны яратам һәм законнарны белергә тиеш. Бу минем ни дәрәҗәдә патриот булуымны һәм законнарга иярүемне күрсәтү ысулы», — дип уртаклашты «Татарстан — мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының форум кампаниясе юнәлеше җитәкчесе Ләйсән Хәмитова.
Тест түбәндәге өч блокка бүленгән иде: «База», «Һөнәри» һәм «Бизнес». Аларның һәрберсендә катнашучыларга 33 сорауга җавап бирергә туры килде, шул исәптән танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видео форматта.
Онлайн тест варианты да бар иде. юрдиктант.рф сайтында14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала иде. Диктант алты телдә: рус, кытай, инглиз, гарәп, испан һәм португал телләрендә тәкъдим ителде.
Ахырдан һәр катнашучы шәхси нәтиҗәсе һәм хаталары күрсәтелгән сертификат алды. Дөрес җавапларны 13 декабрьдә юрдиктант.рф сайтында урнаштырачаклар.
«Без хезмәттәшләребез белән бу диктантка беренче тапкыр килдек. Тестка бару һәм ниндидер яңалык белү бик кызык булды. Дөрес җавап бирү өчен хәтта балалар белән кайбер сораулар турында фикер алыштык. Бу бик мөһим проект дип саныйбыз, ул һәр яшь кешегә үз хокукларын һәм бурычларын, шулай ук Россия Конституциясен төгәлрәк белергә мөмкинлек бирә», - диделәр «Сәләт» хәрәкәте вәкилләре Данияр Галиев һәм Гөлназ Гатина.