Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә узачак. «Татнефть Арена» боз сарае базасында 12.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә ике тамаша булачак, аларга 17 меңгә якын бала киләчәк, алар арасында укуда, иҗатта, спорт ярышларында һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән укучылар, балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм авыр тормыш хәлендә калганнарның балалары булачак.
«Традиция буенча, яңа ел алдыннан балалар өчен зур бәйрәм оештырылачак. Аларны яхшылык һәм үз-үзләренә ышаныч турындагы матур күзаллау көтә. Аерым игътибарны, һичшиксез, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бирәбез. Республика чыршысының барлык кунаклары да татлы бүләкләр алачак» , - дип билгеләп үтте Тататрстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Шулай ук министр билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов карары буенча Татарстанның барлык 45 шәһәр һәм районнарыннан 3 яшьтән 9 яшькә кадәрге махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендәге кечкенә балалар өчен яңа ел бүләкләре районнарга тапшырылачак, шулай ук урыннарда Яңа ел чаралары оештырылачак.
Тамаша режиссерлары уйлавынча, Яңа ел әкияте борынгы сәгать идарә иткән вакыт илендә булачак. Ә төп геройлар акыл һәм хис мәктәпләрендә укыйлар һәм иң яхшысын ачыклау өчен ел саен очрашалар. Әкият геройлары һәм тылсымлы җан ияләре геройларга ясаган хаталарын төзәтергә, ышаныч табарга һәм тормышта үз юлларын сайларга ярдәм итәчәк.
Ринат Садыйков сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының чит шәһәрләрдән килгән мәктәп укучылары һәм аларны озатып йөрүче педагоглар өчен Казан шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык оештырылачак. Туклануны оештыру өчен мәктәпләрнең урнашуы автобус маршрутлары буенча билгеләнгән. Укучылар өчен юлга туклану җыелмалары тупланачак. Ерак районнар 24 декабрьдә булачак. Һава шартлары начар булган очракта, 25 декабрьдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән килгән балаларны «Идел» яшьләр үзәге һәм балалар лагерьлары базасына урнаштыру өчен урыннар әзерләнде. Хәзерге вакытта барлык оештыру мәсьәләләре хезмәтләр, министрлыклар һәм ведомстволар, Казан шәһәре администрациясе белән берлектә хәл ителгән.