Татарстан студотрядлары каникулларда 6 миллион сумнан артык акча эшләгән

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Кышкы каникул чорында Татарстан Республикасы студент отрядларында 500дән артык катнашучы сервис отрядлары һәм студентларның озатучы отрядлары составында эшләде. Каникуллар вакытында яшьләр 23000 тирәсе кешенең ялын оештырган һәм барлыгы 6 миллион сумнан артык акча эшләгән. Бу хакта брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында студент отрядларын эшкә җәлеп итү –  яшьләрне җәйге каникуллардан тыш эш белән тәэмин итү мөмкинлеге генә түгел, ә сервис, туризм һәм пассажирлар йөртү өлкәсендә өзлексез эшләү өчен төп фактор да. Бу вакытта, миллионлаган кеше ялга һәм сәяхәткә киткәндә, өстәмә квалификацияле кадрларга ихтыяҗ туа. Студотрядлар эшкә әзерләнү өчен һөнәри белем ала, шуңа күрә балалар гражданнарга югары дәрәҗәдәге сервис һәм уңайлылык тәэмин итү өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга, шулай ук киеренке бәйрәм чорында кыйммәтле эш тәҗрибәсен тупларга һәм Яңа ел көннәрендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә әзер», - дип ассызыклады министр.

Яңа ел бәйрәмнәренең иң кызган вакытында, кунакханәләр иң югары йөкләнеш кичергәндә, студентлар отрядлары эшкә актив кушыла, югары дәрәҗәдәге сервис һәм кунакчыллык тәэмин итә. Быел студентларның сервис отрядлары егетләре Кырым һәм Краснодар крае кунакханәләрендә җыештыручы, официант һәм хостес булып эшлиләр, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Бөгелмәдә «Работа СО вкусом» Республика Хезмәт проектында эшлиләр.

«Сочида кышкы каникулларны уздыру – бу акылга сыймаслык нәрсә. БРИКС саммитын сервис белән тәэмин итүдәге эш тәҗрибәсеннән соң, мин үземне чын профессионал итеп хис иттем. Каникулларын диңгез буенда уздыруы һәм шул ук вакытта яхшы акча эшләве белән һәр студент та мактана алмый. Бу эш кенә түгел, бу илне күрү, яңа кешеләр белән танышу, һәм әлбәттә, үзеңне кирәкле итеп тою мөмкинлеге. Мин моның өчен студент отрядларына рәхмәтлемен!»,- дип уртаклашты Казан инновацион университетыннан Даян Латыйпов.

Гадәттәгечә, декабрь уртасында кышкы ташуларга студентларның озатучылар отрядлары керешә. Хезмәт сезонына чыгу алдыннан студентлар кышкы шартларда эшләү өчен бушлай өстәмә әзерлек үттеләр. Татарстанда озатучылар отрядларында быел кыш көне 37 егет эшли. Кышкы каникулларда Казаннан Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, яңа Уренгойга, Адлерга, Нижневартовскига рейсларда егетләр миллион чакрым чамасы юл үткәннәр һәм 10000 нән артык пассажир ташыганнар.

«Мин инде каникулларымны тәгәрмәчләр шакыганнан һәм пассажирларның шатлыклы елмаюларыннан башка күз алдына да китерә алмыйм! Бу кыш мине тагын озатучылар отрядына китерде, һәм мин тамчы да кызганмыйм. Яңа ел төнен мин, әлбәттә, өйдә, гаилә белән үткәрдем, ләкин эшемне дәвам итү өчен поездга бик рәхәтләнеп кайттым! Мин йөзләгән кешегә бәйрәм алдыннан башка шәһәрдән туганнарына яки озак көтелгән ялга кайтып җитәргә ярдәм итә алуыма бик шатмын. Бу үзенчәлекле хис – син ниндидер мөһим нәрсәнең бер өлеше булуыңны, кемнеңдер бәхеткә юлны бераз уңайлырак һәм күңеллерәк итүеңне аңлау»,- дип сөйли үз эше турында Казан милли тикшеренү технология университетыннан «Реактив» проводникларының студентлар отряды мастеры Салават Айзетов. Егет отрядларда инде дүрт ел эшли һәм бу аның «зимники»дагы икенче тәҗрибәсе.

Кышкы каникул чорында Россия студент отрядлары сервис, сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм студентларның озатучылар отрядлары юнәлешләре буенча хезмәт проектлары оештыра. Киләсе атнадан «КАМАЗ» Бөтенроссия хезмәт проекты эшли башлаячак, анда илнең 15 төбәгеннән 200 бала катнашачак.

Белешмә өчен:

2024 елда студентлар отрядлары хәрәкәтнең барлыкка килүенә 65 ел тулуны һәм студотрядларның заманча тарихы оешуга 20 ел тулуны билгеләп үттеләр. Хәрәкәтнең 65 ел эшләү дәверендә 20 миллионнан артык кеше студент отрядлары мәктәбен узган. Юбилей елында Россия Студентлар отрядлары составында Россиянең 84 төбәгеннән 400 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы хезмәт куйды, алар үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен тупладылар, яңа танышулар булдырдылар һәм ил үсешенә зур өлеш керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International