Казанда ШОС һәм БРИКСның ун яшь лидерын бүләкләделәр

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Казанның «Пирамида» мәдәни — күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Ел студенты — 2024» премиясен тапшыру тантанасында ШОС һәм БРИКСның яшь лидерлары бүләкләнде. Татарстан Республикасы башкаласына ун ил вәкиле килде.

«Казан янә халыкара яшьләр көн тәртибенең үзәгенә әверелә. БРИКС һәм ШОС яшь лидерлары премиясе 2025 елның халыкара яшьләр көн тәртибен ача. «Татарстан Республикасы Ел студенты — 2024» премиясенә без үз илләрендә аеруча зур уңышларга ирешкән берләшмә дәүләтләренең яшьләр сәясәте лидерларын бүләкләдек», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Барлыгы 400дән артык гариза килгән. Аннары халыкара экспертлар белән жюри биш юнәлеш буенча ун җиңүчене билгеләде: иң яхшы медиаинфлюэнсер, иң яхшы экологик проект, иҗтимагый дипломатия буенча иң яхшы проект, иң яхшы яшь галим һәм иң яхшы социаль эшмәкәр.

БРИКС һәм ШОС яшь лидерлары өчен премия Казанда икенче тапкыр тапшырыла. Быел җиңүчеләр арасында Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Россия, Көньяк Африка республикасы, Һиндстан, Пакистан, Кытай, Мисыр һәм Иран вәкилләре бар иде, дип сөйләде Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.

«Проект яшьләр инициативасы белән булдырылган, чөнки без ШОС һәм БРИКС илләрендәге коллегаларыбыз турында аз беләбез, ә биредә потенциал бик зур, чөнки алар җир шарындагы халыкның 65% тан артыгын берләштерә»,  —  дип белдерде ул.

«Елның иң яхшы социаль эшмәкәре» юнәлеше буенча җиңүчеләрнең берсе Пакистан вәкиле Саад Сиддики булды. Ул Edversity белем бирү проекты белән шөгыльләнә һәм төрле техник юнәлешләр буенча онлайн-курслар төзи.

«БРИКС илләрне берләштерә һәм үзара хезмәттәшлек өчен яңа чикләр ача. Без моның белән шөгыльләнәбез. Без берләшмәнең башка илләре белән эшләргә теләр идек. Шул рәвешле, без мәгарифне һәркем өчен кулайрак итә алачакбыз», — дип билгеләде Саад Сиддики.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, премия бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International