Татарстан Яшьләр министрлыгы колонияләрдә җәза үтәүче яшьләр турында фильм төшерәчәк

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы колонияләрдә җәза үтәүче яшьләр турында фильм төшерә башлады. Бу тискәре күренешләрне профилактикалау чараларының берсе булачак, шулай ук ата-аналарга балаларны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирүнең никадәр мөһим булуын күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта министрлык төрле сәбәпләр аркасында җәза үтәүче яшьләр белән документаль фильм төшерүгә кереште. Аны караганнан соң, беренче чиратта, өлкәннәр үз балаларына, аларның кызыксынуларына һәм мавыгуларына күбрәк игътибар бирерләр, ахыр чиктә алар өчен дуслар да, остазлар да булырлар дип ышанабыз», – дип билгеләде ул.

Министрлык хезмәткәрләре хәзер җәза үтәүче яшьләр белән очрашулар да үткәрә. Садыйков аларның берсе әти-әнисе аңа игътибар итмәгәнен һәм ул үз-үзенә бирелгән булуын әйткән.

«Бу профилактиканың барлык субъектларын, ата – аналар бергәлеген илебезнең җаваплы һәм социаль актив яшь гражданинын формалаштыру буенча зур уртак эшкә максималь рәвештә кертү кирәклеге турындагы тезисны иң көчле раслау», – дип ассызыклады министр.

Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау ысулларының берсе дип ул яшьләрне яңалык ачу эшчәнлегенә җәлеп итүне атады. 

«Учреждениеләр тарафыннан социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны тернәкләнүнең 2 меңнән артык индивидуаль программасы гамәлгә ашырылуга карамастан, алар базасында файдалы ял оештыру өстенлекле һәм системалы булырга тиеш», – дип йөкләде Ринат Садыйков.

Шулай ук профилактика чаралары арасында спикер балалар белән генә түгел, ә аларның даирәсе, беренче чиратта ата-аналар һәм сыйныфташларның психологлар белән хезмәттәшлеген, ведомствоара чыгуларның һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә баруның нәтиҗәлелеген арттыруны үз эченә алган эшне атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International