3 февральдән 4 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсының яклаулары узды. Быел конкурска гаризалар рекордлы санда килде – 25 номинациядә җиңүчеләр исеменә 220 конкурсант дәгъва итә.
«Студент отрядлары – бай тарихлы хәрәкәт кенә түгел, ул Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтенең киләчәген формалаштыра торган куәтле көч. Үзләренең гамәлдә булган елларында отрядлар яшьләрне һөнәри яктан формалаштыру, социаль тәрбия һәм актив гражданлык катнашы коралы буларак үзләренең нәтиҗәлелеген исбатладылар. 2024 елда 13,2 меңнән артык егет һәм кыз студент отрядлары системасы аша эшкә урнашу буенча кыйммәтле тәҗрибә туплады, һәм иң мөһиме, аларның яртысыннан артыгы яңа эшче һөнәрен үзләштерде, шуның белән хезмәт базарында конкурентлык сәләтен арттырды. Без Татарстан студентлар отрядларының икенче ел рәттән үзләренең югары дәрәҗәләрен раслаулары белән горурланабыз, алар Россиянең 84 төбәге арасында иң яхшылары булалар. Әмма без ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйбыз. Алда безнең киләсе елга амбициоз планнар. Безнең максат – үсеш динамикасын саклап калу гына түгел, һөнәри юнәлеш бирү эшен киңәйтү, хәрәкәткә тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итү. Без үз һөнәри үсеше өчен мөмкинлекләр эзләүче һәркемнең аларны хезмәт отрядлары системасында табуына омтылабыз», – дип сөйләде Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
2016 елдан Россия Студентлар отрядлары көнендә «Иң яхшы студент отрядлары» игълан ителә. Быел хәрәкәт лидерлары 8 шәхси һәм 17 команда номинациясендә билгеләнәчәк. Бу эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендәге отрядлар, югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының һәм муниципалитетларның студентлар отрядлары штаблары, студентлар отрядларының җитәкчеләре һәм PR - белгечләре, шулай ук эшче белгечлекләре буенча һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары. Конкурсны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
«Бер ел элек мин үзем катнашучы идем, дулкынланып презентация әзерләдем, чыгышымны җентекләп эшләдем. Сәхнәгә чыгар алдыннан тезләрем калтырый иде, жюри сорауларына җавап биргәндә йөрәгем тибә иде. Бу чын сынау иде, ләкин искиткеч мавыктыргыч тәҗрибә дә. Конкурста җиңү минем өчен көчле этәргеч булды. Ул миңа үз көченә ышаныч бирде, яңа ишекләр ачты һәм медиада карьерамда тиз алга китәргә ярдәм итте. Бу ел эчендә мин бик күп кызыклы проектларны тормышка ашыра алдым, профессиональ рәвештә үстем, һәм хәзер мин монда оештыручы ролендә булуым белән бәхетле. Яңа катнашучыларга горурлык һәм җиңелчә сагыну белән карыйм. Аларның күзләрендә дулкынлану да, дәрт тә, җиңүгә сусау да күрәм. Бу шундый таныш! Һәм мин ышанам, аларның кайберләре тиздән шулай ук төбәктә иң яхшысы булачак, үз шансын алачак һәм зур уңышларга ирешәчәк. Бу конкурс алар өчен минем өчен булган кебек үк мөһим этап булсын», – дип уртаклаша Казан Энергетика университеты студенты Ангелина Дедюхина. Узган ел кыз «Медиа-үзәкнең иң яхшы җитәкчесе» булган иде һәм җәй көне инде ике хезмәт проектының медиа командасын җитәкләде, ә көздән Татарстан студотрядларының PR-бүлеге җитәкчесе булып эшли.
Бүләкләү тантанасы 17 февральдә, февральнең Россия Студентлар отрядлары көне алдыннан «Созвездие-Йолдызлык» театры базасында узачак.
Белешмә: Россия Студентлар отрядлары — Россия яшьләренең иң зур хезмәт хәрәкәте. 1959 елдан башлап 20 миллионнан артык кеше студентлар отрядлары мәктәбен узган. 2024 елда Россия Студентлар отрядлары составында Россиянең 85 төбәгеннән 400 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы хезмәт куйды, алар үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен, лаеклы хезмәт хакы алдылар һәм ил үсешенә зур өлеш керттеләр.