Татарстанда традицион «Созвездие-Йолдызлык» мастер-класслары старт алды. Ел саен зона турлары башланганчы фестиваль жюри әгъзалары проектта катнашучылар һәм педагоглар белән очрашулар уздыру өчен районнарга чыгалар. Мастер-класслар Сарман, Түбән Кама, АӘерҗе, Менделеевск, Теләче, Апас, Питрәч районнарында узды инде. Февраль уртасына кадәр Тәтеш, Кукмара һәм Алабуга районнарына бару планлаштырыла.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов сүзләренчә, быел «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган: «Бу мөһим тарихи елда безнең фестиваль хәрәкәте үзенең кечкенә юбилеен билгеләп үтә. Менә инде 25 ел без яшүсмерләребезгә, яшәү урыннарына һәм һөнәри тәҗрибәләренә карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәбез. Анда республиканың барлык районнарыннан яшьләр катнаша. Безнең хөрмәтле жюри әгъзалары балалар белән фестиваль вакытында гына түгел, ел дәвамында шөгыльләнәләр. Катнашучылар өчен лагерь сменалары, консультацияләр һәм көндезге мастер-класслар уза, анда һәркем үзенең иҗади күнекмәләрен яхшырта ала. Белем бирү өлеше проектта иң мөһиме. Быел фестиваль программасында патриотик темага – Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операциягә багышланган номерларга, Совет һәм Россия геройларының батырлыгын, героик вакыйгаларны мәңгеләштерүгә аерым игътибар биреләчәк. Фестиваль 2,5 меңгә кадәр патриотик номер әзерли. Һәм аларның һәрберсе 80 ел элек фашизмны җиңгән геройларыбызга һәм бүген дөньяны неонацизмнан коткару өчен көрәшүче махсус хәрби операция геройларына рухи һәйкәл булып тора. ГЕРОЙЛАР ИСТӘЛЕГЕНӘ ЛАЕКЛЫ БУЛАЧАКБЫЗ!».
Мастер-классларны атказанган сәнгать эшлеклеләре – Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар гаилә белем бирү каналының режиссер-куючысы Дмитрий Платонов; Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова; Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, мәдәният буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең мактаулы остазы, генераль продюсеры Дмитрий Туманов; Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Алисә Мамина; «Созвездие-Йолдызлык» театры актрисасы, ГИТИСны тәмамлаган Зилә Бикбова; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре, «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре, «Созвездие-Йолдызлык» театры балетмейстерлары Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар; Татарстан Республикасының атказанган артисты, актриса, «Созвездие-Йолдызлык» театры режиссеры, алып баручы (телевидение алып баручысы) Марина Ясельская һәм башкалар үткәрә.
Февраль ахырында ук фестивальнең зона этаплары башланачак. Быел арадаш этаплар Казанда, Түбән Камада, Яр Чаллыда, Болгарда, шулай ук Азнакай, Актаныш, Биектау, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән районнарында узачак һәм апрель башына кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. «Созвездие-Йолдызлык» – илебезнең иң эре эстрада фестивале һәм аның мәдәниятенең күптөрлелеген чагылдыруга, шулай ук анда катнашучыларның үзара иҗади баюына хезмәт итә, балаларның профессиональ иҗади үсешенә һәм милли традицияләргә сакчыл мөнәсәбәтенә ярдәм итә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.