Диләрә Дамар Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең яңа рәисе булды

2025 елның 8 феврале, шимбә

Казан Кремлендә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең чираттан тыш конференциясе узды. Чараның төп көн тәртибе – оешма рәисен сайлау һәм Татарстан Республикасы Яшьләр ассамблеясе советы составын сайлау. Берләшмәнең яңа җитәкчесе элегрәк бу вазифаны башкаручы вазифасын башкарган Диләрә Дамар булды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

«Бездә яхшы, хезмәт сөючән, җаваплы яшьләр. Өлкән буын буларак, безнең бурыч,  киләчәктә олы тормышны максат итеп кую, Татарстан өчен, күп буыннарның хезмәт батырлыгына нигезләнгән ил өчен горурлык тәрбияләү. Безнең ил лидеры Владимир Путин әйтүенчә, нәкъ менә Татарстан илнең терәк төбәге булып тора», –  диде Мөхәммәтшин.

Чит ил студентларының адаптациясе, рус теле һәм Россия халыклары мәдәнияте белән танышу турында да аерым әйтелде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең нечкә мәсьәләләренә игътибарлы карыйлар, бу проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле бердәмлек һәм мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итә.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов Яшьләр ассамблеясенең инде үз традицияләре барлыгын, ә үз эшчәнлекләрендә алар районнар буйлап сәяхәт итеп кенә калмыйча, кызыклы идеяләр һәм проектлар алып килүләрен билгеләп үтте.

Сәламләү сүзләре белән «Россия халыкларының Яшьләр Ассамблеясе –  «Без россиялеләр» («Мы россияне») Гомумроссия хәрәкәте рәисе Динә Громатикополо да мөрәҗәгать итте. Динә иҗтимагый оешмалар, активистлар һәм дәүләт хакимияте органнары арасында җайга салынган системалы эшне һәм актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте һәм Татарстанда яшьләрнең иң кыю идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек биреп, аларны тыңлауларына игътибар итте.

Диләрә Дамар җыелучылар алдында 2024 елда Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге турында хисап тотты һәм кыскача киләчәккә планнары белән уртаклашты. Быел Халыклар дуслыгы парады акциясен киңәйтү һәм аны республикабыз районнарында уздыру планлаштырыла.

«Шулай ук быел без «Күп йөзле Татарстан»  фотокүргәзмәсе концепциясен беркадәр үзгәртергә һәм анда күпмилләтле совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен чагылдырырга планлаштырабыз. Шулай итеп, без республика халыклары арасында, шул исәптән яшьләр арасында да үзара тыгыз мөнәсәбәтләрне күрсәтергә телибез», - дип планнары белән уртаклашты Дамар.

Чираттан тыш конференция азагында Яшьләр ассамблеясе активистларын Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм Халыклар ассамблеясе рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова һәм ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

Чарада катнашучыларны проектның фәнни җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КФУның Татарстан тарихы, антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Гущинадан «Казан Идел буе: халык мәдәнияте образлары» күргәзмәсе буенча экскурсия көтте.

Бүген чара «Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда яшьләрнең роле һәм катнашуы» темасына дискуссия белән тәмамланды. Әңгәмә барышында Айгөл Сабирова балаларга үз проектларын һәм форум кампанияләрен гамәлгә ашыруга грант мөмкинлекләре турында сөйләде. Аерым алганда, республика районнарында Яшьләр Ассамблеясе активистлары өчен грант конкурсы буенча укулар игълан ителде.

Фикер алышуда шулай ук Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин катнашты. Алар яшьләрне милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү эшенә актив кушылырга өндәде, булган яшьләр мәйданчыкларында активистлар өчен сменалар үткәрү мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International