«Созвездие-Йолдызлык» театры Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан республика халкы өчен «Җиңү юллары» музыкаль-шигъри спектаклен тәкъдим итте.
«Спектакльнең премьерасы узган ел ахырында булды. «Иртәрәк...» - дип уйларсыз сез. Бу аңлы һәм уйланылган чыгарылыш иде. Әгәр ул вакытта без актерлар белән бергә геройларның язмышларын үз өстебезгә генә сынап караган булсак, бүген спектакль бөтенләй чын күңелдән хис – кичерешләр-бәхет күз яшьләре, яки шул ук күз яшьләре аша чиксез елмаю уятып яши. Безнең өчен зур шатлык һәм иң югары мактау – безнең эшебезгә ихтыяҗ һәм тамашачының йөрәкләрендә һәм күз яшьләрендә «Җиңү юллары»ның тәэсире. Гыйнвар әле тәмамланды гына, ә без инде 5 спектакль уйнадык. Аны 1000нән артык кеше карады. Әгәр дә тамашачының театрга килү мөмкинлеге булмаса, без чакыруларны шатланып кабул итәбез һәм мәктәпләргә китәбез. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү –дәүләтебезнең, республикабызның һәм оешмабызның өстенлекле юнәлешләренең берсе булды, бар һәм булачак. Һәм без бу юнәлештә театр иҗаты инструменты буларак яшьләргә йомшак һәм ихлас тәэсир итеп эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Без үз илебезне яратабыз, без тарихыбызны кадерлибез һәм күпмилләтле халкыбызның бөек батырлыгы – бу безнең миссиябез, Россия яшьләре миссиясе турында истәлекне изге итеп саклыйбыз», – дип билгеләп үтә спектакльнең режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марина Ясельская.
Казан мәктәпләренең берсендә директор болай дип билгеләп үтте: «Сез хәзер сөйләгәннәр күз яшьләренә, күңел түренә кадәр үтеп керде. Без сезнең белән инде беренче тапкыр гына очрашмыйбыз, безнең дуслык дәвам итәр дип өметләнәм».
Спектакльнең режиссеры сүзләренә караганда, куелышта профессиональ актерлар белән бергә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте катнашучылары да уйный. Димәк, яшүсмерләр үз яшьтәшләренә мөһим һәм кирәкле сүзләрне тапшыралар. Бу тагын да җанлырак һәм күңелне нечкәртерлек күзаллау тудырырга мөмкинлек бирә.
Теләге булганнар «Созвездие-Йолдызлык» театрында спектакль карый ала. Февральгә афиша белән сылтама аша танышырга була.