«Җиңү поезды» уникаль музее Татарстанга киләчәк

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Дөньяда беренче булып «Җиңү поезды» иммерсив күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасына киләчәк. Яшел Үзән шәһәре халкы һәм кунаклары Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы уникаль күргәзмәне 15 февральдә күрә алачак, аннары 16-18 февральдә иммерсив экспозиция төбәк башкаласы – хезмәт батырлыгы шәһәре Казанга юнәләчәк.

Шәһәр халкы һәм кунаклары проект сайтында мәҗбүри интернет-теркәлү узып, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы уникаль күргәзмәне бушлай күрә алачак. Күргәзмә-музей тимер юл вокзалларында урнашачак, анда экспозицияләрне карау оештырылачак.

«Без Җиңү поездын беренче ел гына каршы алмыйбыз. Интерактив күргәзмә һәрвакыт популярлык казанды. Күргәзмә беркемне дә битараф калдырмый. Яшь буынга Җиңүнең нинди бәягә эләгүен сөйләү һәм күрсәтү мөһим. Бу патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы инструментларының берсе»,  дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

«Җиңү поезды» — хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган максималь эффектлы дөньяда беренче интерактив күргәзмә. 10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган.

2023 елда музей хәрби трибуналлар турында яңа вагон белән тулыланды. Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процесслары ярдәмендә бөтен дөнья нацист Германиясе һәм милитарист Япония явызлыклары турында белде. 2024 елда Президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уникаль экспозициянең интерактив версиясе эшләтеп җибәрелде. Аның өчен махсус 79 панорама, 158 интерактив элемент эшләгәннәр, экспонатларның 159 фотографиясен цифрлаштырганнар. Панорамаларга иҗат итүчеләр экран һәм проекторлардан видеоларны интеграцияләгән.

Билетны проект сайтында теркәлү узып бушлай алырга мөмкин, ул поезд килүгә якынча бер тәүлек кала ачыла һәм, кагыйдә буларак, ихтыяҗ зур булу сәбәпле бик тиз тәмамлана. Теркәлгән билет күрсәтелгән электрон почтага керәчәк. Килүчеләр өчен тәкъдим ителгән яшь 12+. 12 яшькә кадәрге балалар олылар белән бер билет аша уза ала.

Төркемнәр алдан тикшерүчеләргә – «Җиңү волонтерларына» электрон билетларын күрсәтеп, поездга биш минутлык интервал белән керә, . Шуңа күрә соңга калмаска һәм вокзалга вакыттан азрак алдарак килүне планлаштырырга кирәк.

«Җиңү поезды» экспозициясенә кызыксынуны һәм төркемнәр өчен аудиогидларның чикләнгән санын исәпкә алып, килүчеләр шулай ук iPhone һәм Android өчен мөмкин булган мобиль кушымта аша экскуссия тыңлый ала. Поездга шулай ук онлайн режимда, проект сайтында 3D-тур белән танышып керергә мөмкин.

Бөек Ватан сугышы елларында төбәк турында белешмә.

Татарстан Бөек Ватан сугышы (1941-1945) елларында Кызыл Армиянең тыл базаларының берсенә әверелә. Республикага 70тән артык фабрика һәм завод эвакуацияләнгән, аларның күбесе Казанда урнашкан. Татарстан сәнәгате оборона продукциясен чыгаруга күчте. Республиканың промышленносте 600 төрдән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, кирәк-яраклар, кием-салым җитештерде. Республика фронтка 11 меңнән артык У-2 (По-2) самолетын җибәргән. Татарстанда 50дән артык эвакогоспиталь җәелдерелгән, аларда 334 мең яралы сугышчы дәвалану курсы узган, шуларның 207 меңе сафка кире кайткан.

2025 елның 15 гыйнварында Яшел Үзәнгә шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүгә керткән зур өлеше, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүе, шул ук вакытта массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.

Казан 2020 елның июлендә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алды.

Экспозиция эше:

Яшел Үзән

15.02.2025 –  10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, соңгы төркем 15:20 сәгатьтә

Казан

16-18. 02. 2025 – 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, соңгы төркем 16:20 сәгатьтә

«Җиңү поезды» музее турында барысы да проектның телеграм-каналында

Рәсми хештег: #ПоездПобеды

«Җиңү поезды» экспозициясен булдыру турындагы видеороликка сылтама.

«Җиңү поезды»  проекты турында:

«Җиңү поезды» — дөньяда беренче хәрәкәт итүче поездда урнаштырылган максималь эффектлы интерактив күргәзмә. 10 тематик вагон Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына багышланган. Күргәзмә заманча технологияләр ярдәмендә тарихи чынбарлыкны торгыза.

2023 елда музей хәрби трибуналлар турында яңа вагон белән тулыланды. Нюрнберг, Токио һәм Хабаровск процесслары ярдәмендә бөтен дөнья нацист Германиясе һәм милитарист Япония явызлыклары турында белде.

2024 елда Президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уникаль экспозициянең интерактив версиясе эшләтеп җибәрелде. Аның өчен махсус 79 панорама, 158 интерактив элемент эшләгәннәр, экспонатларның 159 фотографиясен цифрлаштырганнар. Панорамаларга иҗат итүчеләр экран һәм проекторлардан видеоларны интеграцияләгән.

Проект «Невский баталист» иҗат остаханәсе командасы «Кызыл квадрат» медиатөркеме белән берлектә, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия тимер юллары һәм Җиңү волонтерлары ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

«Җиңү поезды» күргәзмә-музее эшли башлаганнан бирле (2020 елның октябре) анда Россия һәм Белоруссиянең миллионнан артык кешесе булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International