2024-2025 еллардагы Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары билгеле булды

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге премиянең дүрт лауреаты билгеләнде,  ул ике елга бер тапкыр яшьләр һәм яшьләр белән эшләүче, эшчәнлекнең төрле өлкәләрен үстерүгә керткән шәхси өлешләре һәм республиканы данлаучы югары нәтиҗәләр өчен иң яхшы авторларга һәм коллективларга бирелә.

«Без премияне уздыруның күпьеллык традициясен, аның гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлешен һәм чыннан да зур иҗади югарылыкка ирешкән лауреатлар тарафыннан аңа карата кызыксыну артуын зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Моны конкурс комиссиясенең бу елларда бердәм һәм нәтиҗәле эшләве дә раслый, ә премия чыннан да талантларны ачыкларга һәм яңа әсәрләр, иҗади карарлар һәм идеяләр өчен илһам бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Конкурска 30 кеше үз эшләрен тапшырган, 28 эш кабул ителгән. Быел иң күп эш түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтелде: иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә – 8 эш һәм музыка сәнгате өлкәсендә – 7 эш. Эшләр Татарстан Республикасының 7 муниципаль берәмлегеннән: Баулы, Саба, Тәтеш, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән һәм 1 эш Мәскәү шәһәреннән килде.

Жюри әгъзалары карары буенча дүрт җиңүче ачыкланды. Алар арасында татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше һәм «Бөртекләп җыеланган гомер» китабын иҗат итүе, шулай ук «Күңелгә илһам килә» җыентыгында шигырьләр туплавы өчен шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Дания Галәветдинова бар.  Театр сәнгатен үстерүгә, балалар һәм яшьләр өчен татар театрын саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен берьюлы ике кеше – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры драма актеры Булат Гатауллин һәм «Әкият» Татар дәүләт курчак театры курчак остасы Айвар Гыймаев премиягә лаек булды. Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең пианисты, махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхразиев музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен премиягә лаек булды.

Премия 1997 елдан бирле үткәрелә. Төрле вакытларда премия лауреатлары булып шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзиев, композитор Рәшид Абдуллин, рәссам Валерий Скобеев, скульптор Вәсил Мәликов, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать эшлеклеләре Римма Ибраһимова, Мирсәет Яруллин, Ренат Харис һәм башкалар танылды. Аларның казанышларын тану иҗатны, фәнни эзләнүләрне үстерүгә, сәнгать әсәрләре тудыруга, яшьләр белән эшләү системасына этәргеч булды.

Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International