Татарстанда сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә Ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә Ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» X республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Февраль җитү белән сәләтлеләрнең һәркайсы әлеге чарага әзерләнә, көннәрне саный, түземсезлек белән көтә. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-Паркта «Сәләт» берләшмәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм берләшмәнең сәләтле балаларын һәм талантлы яшьләрен бүләкләделәр, берләшмә әгъзаларының, партнерларының, берләшмә проектларын оештыручыларның һәм авторларының казанышларын таныдылар.

2015 елдан башлап ел саен «Сәмрух» премиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Сәләт» Татарстан төбәк фонды тарафыннан үткәрелә. 10 ел дәвамында тантанада 725тән артык кеше катнашты һәм 83 җиңүче бүләкләнде. Быел конкурска 100 гә якын гариза килгән, шуларның 93е портфолио нигезендә киләсе этапка үткән.

«Бүген рәхмәт сүзләре тагын күп тапкырлар яңгыраячак, чөнки ел дәвамында Сәләт проектларында 20 меңнән артык кеше катнаша, аларның һәркайсының өлеше зур. Барлык сәләтлеләргә, аларның әти-әниләренә, остазларыбызга, партнерларыбызга сәләтне ныгытулары һәм үстерүләре өчен зур рәхмәт! Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, сменалар уздырыла торган барлык министрлыкларга, муниципалитетларга аерым рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте үзенең котлавында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Премия тапшыру тантанасында күп кенә министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Җиңүчеләрне беренче булып котлаучылар һәм премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Айнур Тимерханов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары  Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Раушан Зарипов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның изге теләкләрен җиткерде һәм Сәләт проектларының талантлы яшьләрне үстерүдә, татар телен саклауда һәм үстерүдә мөһим ролен ассызыклады.

Быел Ел саен уздырыла торган «Сәмрух» премиясендә тагын 1 яңа номинация барлыкка килде. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел смена укытучысы» өстәлде.

Х еллык «Сәмрух»премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Камилә Гыйбадуллина

«Ел әйдаманы»  - Алмаз Нигъмәтҗанов

«Елның парлап эшләүчеләре» - Сөләйман Мөхәммәтҗанов һәм Рания Габитова – «Шәхес» профиль сменасы

«Елның өлкән әйдаманы»  - Булат Ахунов

«Ел методисты» - Айзат Һидиятуллин

«Ел директоры» - Алсу Вәлиева

«Ел аланы» -  Сәләтнең «Алмаз» җәйге профильле сменасы

«Ел клубы» - «Сәләт — Мәрҗән»

«Сәләт җырлый» - «Канатлы җәй» 

«Форум җитәкчесе» - Алсу Ибраһимова

«Без рәхмәтле» - Рәзинә Сафина, Айрат Гатиятуллин, Ринат Гыйльмуллин, Ләйсән Ветрова

«Бер дулкында» - «Әлиф» иҗат берләшмәсе, Илгиз Шәйхразиев, Ислам Вәлиев

«Сәләт Стипендиясе» - Азалия Шириева, Айзат Һидиятуллин, Резеда Абдуллина, Руслан Сабиров

«Сәләт сыйныфы» - «Адымнар -Түбән Кама»ның 3 «Г» сыйныфы

«Ел клубы укытучысы» - Ләйсән Вавилина, Айгөл Ибраһимова, Зөлфия Бәдриева

«Ел сменасы укытучысы» - Ләйсән Нуриева

Җиңүчеләргә дипломнар һәм «Сәмрух» статуэткалары, партнерлардан истәлекле бүләкләр һәм сәләтлеләр үзләре формалаштырган акчалата бүләкләр тапшырылды. Быел fund.selet.biz краудфандинг платформасында 700 мең сумга якын акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International