Татарстанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – Творчество мира и согласия» V төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты узды

2025 елның 1 марты, шимбә

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында  «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – Творчество мира и согласия» V төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең юбилей гала-концерты узды.

«Фестивальнең төп максаты – студентларны илебезнең мәдәни тормышына җәлеп итү. Идел буе университетында гына да Россиянең 78 төбәгеннән вәкилләр укый, һәм бу сан елдан-ел арта гына бара. Бүген фестивальдә катнашучы югары уку йортлары ректорларын, шулай ук безнең гала-концертка чакыруыбызны бик теләп кабул иткән дус илләрнең генераль консулларын күрү күңелле. Мәдәни һәм спорт эшчәнлеге берләштерә»,  дип сәламләде этнофестиваль кунакларын Идел буе спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов.

Юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Анда быел 20 югары уку йортыннан 500дән артык студент катнашты. Катнашучылар хореографик, вокаль һәм шигъри номерларда халыкка мәхәббәтне чагылдырдылар һәм аның батырлыгын данладылар. 29 иҗат номерына жюри әгъзалары призлы урыннар, ә унына махсус бүләкләр тапшырды. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Быел номинацияләр саны артты – «Мода театры» яңа юнәлеше барлыкка килде. Катнашучылар театраль тамаша форматында халык традицияләренә нигезләнгән һәм этник моданың матурлыгын һәм төрлелеген чагылдырган кием коллекцияләрен күрсәттеләр. Традицияләрне һәм заманчалыкны берләштерүче, мәдәниятне яңа интерпретацияләр белән баетырга ярдәм итә торган стильләштерелгән фольклор һәм эстрада биюе кебек яңа номинацияләр дә кертелде.

«Мода театры» һәм «Нәфис сүз» юнәлешләрендә студентларны Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов бүләкләде.

«Бүген Татарстан Республикасы студентлары тормышында мөһим көн. Без бишенче тапкыр зур бәйрәмнең төрле милләт һәм төрле конфессия вәкилләрен берләштерүен күрәбез. Бу Татарстан Республикасында күп гасырлар дәвамында төрле халыкларның дус яшәвен тагын бер кат раслый. Яшьләребезгә бу күркәм традицияне саклап калу мөһим. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгышлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Яшьләр, бүген без тату яшәсен өчен, ул вакыйгаларның тарихи дөреслеген сакларга һәм сөйләргә, илнең нинди бәя түләвен белергә тиеш», – дип билгеләде Ринат Садыйков.

Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов студентларга «Хореография» һәм «Вокал» юнәлешләрендә бүләкләр тапшырды.

«Бүген сәхнәдә студентлар Татарстан Республикасы һәм Россиядә дуслык һәм татулык турында сәнгать теле белән сөйләшәләр. Ватанны саклаучылар елы  –  истәлекле ел. Иҗат артында зур эш тора. Укучыларга бәхет һәм укуда, хезмәттә һәм иҗатта уңышлар телим»,  – дип котлады студентларны Азат Абзалов.

Юбилей этномәдәни студентлар фестиваленең гомумкоманда зачетында җиңүчеләрен һәм призерларын Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов бүләкләде.

«Безнең югары уку йортларының милләтара мәдәниятне, традицион кыйммәтләрне саклауга зур игътибар бирүләре сөендерә. Студентларның таланты, иҗаты һәм энергиясе Татарстан Республикасы үсешенә хезмәт итсен», – дип мөрәҗәгать итте Айрат Зарипов фестивальдә катнашучыларга.

Журналистлар белән аралашканда, ул шулай ук республикада мондый чараларны уздыруның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.

«Милли һәм мәдәни традицияләрне саклау бик мөһим. Татарстан Республикасы толерантлыгы, Халыклар дуслыгы белән аерылып тора, студентларның этномәдәни фестивале кебек чаралар уздырып кына аларны үстереп була. Төрле милләт кешеләре, бергә яшәү һәм дус булу җиңелрәк булсын өчен, бер – берсенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш»,  – дип ассызыклады Айрат Зарипов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты «Бронза» яулады. Мактаулы икенче урын Казан дәүләт мәдәният институтына бирелде. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты фестивальнең абсолют җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International