Татарстан Республикасында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүгә волонтерлар җыю игълан ителде

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүгә волонтерлар җыю башланды.

14 яшьтән волонтер булырга мөмкин, моның өчен  сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Сайлап алуның төп критерийлары: Добро. рф платформасындагы волонтер профиле дәүләт хезмәтләрендә расланырга тиеш, проектта катнашырга әзерлек, аралашучанлык (кешеләр белән аралаша белү, мавыктыру, проект турында төгәл сөйли һәм сорауларга җавап бирә белү), стресска чыдамлык. 2025 ел тавыш бирүе 2025 елның 21 апреленнән 12 июненә кадәр узачак.

Волонтерлар катнашучыларны җәлеп итәргә, туган шәһәр өчен тавыш бирүнең максатларын һәм әһәмиятен аңлатырга ярдәм итәчәк, махсус мәгълүмат нокталарында, җәмәгать киңлекләрендә, шулай ук массакүләм чараларда эшләячәк, анда теләгән һәркем тавыш бирүдә катнаша алачак.

«Ел саен без төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүендә волонтерлык программасын гамәлгә ашырабыз. Волонтерлар ярдәме –  шәһәр инфраструктурасын гына түгел, тулаем республикабызны үстерүгә дә зур өлеш кертү ул. Волонтерлар ярдәмендә бездә мөһим дәүләт карарларына мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү мөмкинлеге бар. Волонтерлык эшчәнлеге тулаем алганда социаль җаваплы шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итә, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына да туры килә», - дип өстәде Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Волонтерлык программасы операторлары булып Татарстан Республикасы ихтыярыйлык мәгълүмати-ресурс үзәге  белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда гражданнарга мәгълүмат бирүдә бөтен Татарстан Республикасы буенча 617 волонтер ярдәм итте. Эш нәтиҗәләре буенча волонтерлар мәгълүмати материаллар белән 40 000 буклет тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International