Татарстан яшьләрен Идел буе федераль округының «ФормАРТ» урам сәнгате фестивалендә катнашырга чакыралар

2025 елның 7 марты, җомга

Татарстанның яшь рәссамнары «ФормАРТ» Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең VI сезонында катнашырга чакырыла.

«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале округта 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итү һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә җәлеп итү максатларында үткәрелә. Фестивальнең максатлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Фестивальнең төп тематикасы быел Россиядә Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Яшь рәссамнарга сайланган юнәлешләрнең берсе – «Җиңү образы», «Безнең заман геройлары», «Сәнгатьтә героик үткән», «Җиңүчеләр буыны» темасына граффити ясарга тәкъдим ителә. Традиция буенча төп конкурста Татарстан Республикасыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар катнаша ала.

Шулай ук фестиваль кысаларында махсус номинация – «Мәгънәле диварлар» кертелде. Әлеге номинациядә катнашучылар түбәндәге темаларга эскизлар ясый алалар: «Киров – таңнар башкаласы», «Киров – 650», «Хлынов – Вятка – Киров»,  «Яшьләр – шәһәргә», «Буыннар бәйләнеше»,  «Минем герой», «#БезБергә».

Татарстанлыларга конкурс эшенең эскизын беркетеп, проект сайтында гариза тутырырга кирәк. Бер катнашучыдан һәр тематикада 3 гариза кабул ителә. Гаризалар 2025 елның 25 апреленә кадәр кабул ителә. Игълан ителгән эшләрне компетентлы жюри – рәсем һәм урам сәнгате, архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә абруйлы федераль һәм төбәк экспертлары бәяләячәк.

Эшләре иң яхшылардан булачак Татарстан рәссамнары үз идеяләрен Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге биналарда тормышка ашыру мөмкинлеге алачак. Махсус номинациядә җиңүчеләр Киров өлкәсендә үз граффити-эшләрен булдырачаклар.

Шәһәр мохите объектларында эшләр булдыруның видео - һәм фотоматериаллары проект сайтында  урнаштырылачак. Җиңүчеләрнең исемнәрен йомгаклау тантанасында игълан итәчәкләр, ул 2025 елның сентябрендә Кировта узачак. I, II һәм III урыннарны алучылар киләчәктә иҗади үсеш өчен 200, 150 һәм 100 мең сум күләмендә грантлар алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International