«Яшьләр коды»: Россия Яшьләре яңа буынның уникаль визуаль стилен булдыру проектына гаризалар җыюны башлап җибәрә

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Россия Яшьләре бөтен илдән яшь дизайнерларны, рәссамнарны, модельерларны һәм җитештерүчеләрне берләштерә торган «Яшьләр коды» яңа проектына гаризалар кабул итә башлый. Проект яшьләрнең уникаль визуаль кодын булдыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларның идеяләре кием коллекцияләрендә, көнкүреш әйберләрендә һәм аксессуарларда чагылыш табачак. Проектның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

«Россия халкының дүрттән бер өлеше диярлек — яшьләр. Безнең бурыч — аларны берләштерү, кыйммәтләргә ориентирлар бирү, иҗатта һәм үз-үзеңне тормышка ашыруда ярдәм итү. «Яшьләр коды» проекты — яшь дизайнерлар, рәссамнар, модельерлар һәм креатив индустрияләрнең башка вәкилләре өчен уникаль визуаль чишелешләр уйлап табу мөмкинлеге. Катнашучыларның иң яхшы идеяләре тормышка ашырылачак: аларны корпоратив стиль формалаштырганда, кием коллекцияләрендә, аксессуарларда, көнкүреш әйберләрендә һәм яшь эшмәкәрләр һәм эре компанияләр җитештерә торган башка продуктларда кулланачаклар», – дип билгеләп үтте Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров.

Проект башланыр алдыннан яшьләрнең зәвыклары һәм өстенлекләре турында күбрәк белү өчен сораштыру үткәрелде. Россиянең барлык төбәкләреннән 8 000нән артык яшь кеше үз идеяләре белән уртаклашты. Тикшеренү, аерым алганда, яшьләрнең визуаль элементларны үз-үзләрен белдерү һәм адаптацияләү коралы буларак куллануын, минимализмны һәм ачык төсләрне өстен күрүен күрсәтте. Бер яктан, бу ачык, игелекле һәм иҗади кешеләр, икенче яктан – амбициоз, бәйсез һәм үзгәрешләргә әзер булган яшьләр. Яшьләр традицияләр һәм яңа агымнар арасында баланс таба торган трансформация буыны буларак чыгыш ясый.

Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә яшь эшмәкәрләр һәм креатив индустрия белгечләре үз концепцияләрен тәкъдим итәчәк. Экспертлар 100 иң яхшы идеяне сайлап алачак, аларның авторлары тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә командаларда эшен дәвам итәчәк. Интенсив өчен мәйданчык «Меганом» Иҗади индустрияләр академиясе булачак.

Эшнең нәтиҗәсе 10 уникаль коллекция булачак. Аларның иң яхшысын халык тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр. Ул тиражланачак. Иң перспективалы һәм якты идеяләр шулай ук проектның партнер компанияләреннән, шул исәптән киләчәктә гамәлгә ашыру өлешендә дә, ярдәм алачак.

Проектта катнашу  – яшь талантларга үзләренең креатив идеяләрен тормышка ашыру, профессионаллар белән эшләү тәҗрибәсе алу һәм буын символы булачак стиль булдыруга өлеш кертү мөмкинлеге ул.

Гаризаны код-молодёжи.рф ресурсында биреп була. 

Проектны Россия Яшьләре һәм ТавридаАрт оештыра.

Проектның партнерлары —  Сбер, ГТО, «Чистая линия», Putin Team Russia.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International