«Артек»ның «Кырым. Артек. Россия» дип аталган өченче сменасына Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләреннән 60 бала китте.
Смена программасы аерым тарихи вакыйганың Россия Дәүләтенең гомуми үсеше белән үзара бәйләнешен ачу аша тарихи белем бирүгә юнәлдерелгән. Рус халкының милли горурлыгы һәм бердәмлеге символына әверелгән Кырымның Россия белән кушылуы чорына аерым игътибар бирәчәкләр.
Сменаның белем бирү блогы Кырым язы шаһитлары белән очрашуларны, балалар референдумын уздыруны, Кырым һәм Россия тарихына багышланган тикшеренү проектларын, гражданлык тиңдәшлеген үстерү тренингын һәм «Кырым язы» тематик марафонына берләштерелгән отряд һәм гомумлагерь форматындагы башка чараларны үз эченә ала.
Икенче блок «Сәнгатьнең тылсымлы дөньясы» иҗат декадасына юнәлә һәм артеклыларга әдәби, сәнгать һәм сәхнә эшчәнлегендә үзләрен чагылдыру өчен киң мөмкинлекләр тәкъдим итә. Иҗат тарихи вакыйгаларны аңлау һәм Ватан белән эмоциональ бәйләнеш формалаштыру өчен мөһим корал булып тора, шуңа күрә сменаның төп коллектив-иҗади эшләренең берсе Ватанны саклаучылар елына багышланган «Герои Родины моей!». Смена программасында тематик көннәр – Ватан Көне, Артек Көне, Беренчеләр көне, Хәтер һәм дан көне үткәрү планлаштырылган.