Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырдылар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген министр Ринат Садыйков рәислегендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Министрлыкның коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча вазифаи заты Наталья Семенова комиссия әгъзаларын һәм чакырылганнарны 2024 ел йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе әзерләгән аналитик күзәтү белән таныштырды.

Шулай ук 2024 елда Министрлык тарафыннан эшләнгән норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш йомгаклары һәм министрлык дәүләт хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлегендә катнашуны тыюны үтәвен тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Ахырда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре коррупциянең төп сәбәпләре һәм аны кисәтү чаралары темасына идарә әзерләгән фильмны күрсәттеләр, шулай ук министрлыкның бу юнәлештәге эшен камилләштерү өчен киңәшләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International