«Россия яшьләре. Грантлар» 2025 эксперт составына Татарстанның 37 вәкиле керде. Алар гариза бирергә теләүчеләргә консультация бирәчәк, шулай ук проектларны бәяләүдә катнашачак.
Эксперт советына керү өчен Татарстаннан барлыгы 8 муниципаль берәмлектән 47 гариза килгән. Барыннан да күбрәк гаризалар Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзәннән килгән. Республика сайлап алынган катнашучылар саны буенча ТОП төбәк-лидерлар рәтенә керде.
Ә эксперт советы үз эченә бөтен илдән 1 меңнән артык кешене берләштерә. Аларның 455е анда быел сайлап алудан соң беренче тапкыр эләккән.
«Россия Яшьләре.Грантлар» күптән инде күп кенә социаль, мәгариф, мәдәни һәм эшмәкәрлек инициативалары өчен старт мәйданчыгы булды. Экспертлар эше нәтиҗәсендә гаризалар югары дәрәҗәдә сайлап алына, һәм нәтиҗәдә чыннан да әһәмиятле проектлар финанслана.