Татарстанда дипломатия мәктәп клубларының яңа сезонына гариза бирү кампаниясенә старт бирделәр

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Республика Координация советының Беренчеләр Хәрәкәте  буенча киңәйтелгән утырышында дипломатия мәктәп клубларының яңа сезонына гариза бирү кампаниясенә старт бирелде.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп дипломатия клублары —  Россиядә һәм дус илләрдә укучылар арасында системалы күп яклы багланышлар булдыру, халыкларны якынайту һәм балалар һәм яшьләрнең мәдәниятләрен һәм милли үзенчәлекләрен танып белү буенча Беренчеләр Хәрәкәте проекты. Проектның бурычлары «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Беренче тапкыр проект 2024 елның язында Татарстанда гамәлгә ашырылды, ә инде 2024 елның сентябрендә география Россиянең 27 төбәгенә киңәйде һәм 130дан артык Россия клубы уртак телекүперләр үткәрә һәм партнер клублар белән акцияләр һәм проектларны гамәлгә ашыра башлады.

Проектта барлыгы Россияне дә кертеп 20дән артык ил катнаша. Болар — Әзербайҗан, Алжир, Бразилия, Венесуэла, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран, Кытай, Куба, Кыргызстан, Малайзия, Марокко, Пакистан, Төркия, Үзбәкстан, Көньяк Африка Республикасы һәм башкалар.

Мартта катнашучыларны онлайн-телекүперләр көтә, анда һәр клуб чит ил дусларын үз иле белән таныштыра, туристлык маршрутларын һәм сәяхәт өчен кызыклы урыннарны күрсәтә, үз халкының сәнгате һәм көнкүреше (милли традицияләр, кухня, костюмнар) турында сөйли алачак.

«Язышу буенча дус» («Друг по переписке») акциясе апрельдә үк башланачак. Аның кысаларында катнашучылар почта аша бер-берсе белән открытка-хатлар алмашачак. Балалар бер ай дәвамында онлайн-форматта партнер клуб телендә төп фразаларны өйрәнү, шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкарылган иҗади телекүперләр, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен гамәлдәге алмашу программаларын тәкъдим итү, шулай ук табигать, климат, экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары белән танышу аша дөньяның төрле почмакларыннан килгән катнашучыларга туган илләре турында сөйләүне дәвам итәргә тиеш.

Май аенда яшьләр дуслары белән аралашуны һәм тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәчәк. Онлайн-очрашулар катнашучыларның хыялларына, максатларына һәм мәнфәгатьләренә багышланачак. Алар үз илләрендә популяр һөнәрләр һәм спорт төрләре турында сөйләячәк, киләчәктә кем булырга теләүләре, аларның йолдызлы кумирлары турында фикерләре белән уртаклашачак, яраткан мультфильмнары, сериаллары, китаплары белән таныштырачак. Шулай ук «Онлайн фото/видео-челлендж» акциясенә старт биреләчәк.

Июньдә сезон ахырына якынлашачак. Ай дәвамында катнашучыларны сөйләшү клублары, шулай ук барлык катнашучылар өчен онлайн-чыгарылыш көтә.

Моннан тыш, ай саен клубларда тематик локаль чаралар, шулай ук дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә экспертлардан интерактив һәм белем бирү лекцияләре уздырылачак.

Киләсе сезонда катнашу өчен 3 номинация буенча сайлап алу узарга кирәк:

1. 2024 елгы клубны үстерү;

Гаризага анда катнашучыларның портфолиосын, клубның 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләүне һәм инглиз телендә 2-10 минутлык яңартылган видеовизитканы беркетергә кирәк булачак.

2. Клуб оештыру;

Яңа клуб төзүгә сайлап алуда катнашу өчен гаризага катнашучыларның видеовизиткасын, аларның портфолиосын, соңгы 3 елда халыкара проектларда һәм программаларда катнашу тәҗрибәсен, клуб составын һәм аның әзерлек дәрәҗәсен, шулай ук клуб төзелә торган оешма турында гомуми мәгълүматны кушып бирергә кирәк булачак.

3. Индивидуаль катнашучы.

Проектта индивидуаль катнашучы булырга теләгәндә шулай ук видеовизитка, проектларда һәм программаларда соңгы 3 елда катнашу тәҗрибәсен күрсәткән портфолио һәм кандидатның катнашу мотивациясен ачкан хат кирәк.

Конкурс буенча сайлап алуга гаризаны 30 мартка кадәр рәсми сайтта бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International