Беренчеләр Хәрәкәте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән бергә «XXI гасыр лидеры. Яңа офыклар» балалар һәм яшьләр конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрә. Төрле биремнәрне үтәгәндә балалар һәм өлкәннәр төп лидерлык сыйфатларын үстерә алачак, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Конкурс финалында илнең иң яхшы лидерлары билгеләнәчәк.
«XXI гасыр лидеры» — Россиянең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында иң кирәкле конкурсларның берсе. Мондый дәрәҗәдәге бөтенроссия конкурсларында катнашу чыныктыра, үз һөнәри юлын монда һәм хәзер башларга мөмкинлек бирә, күнекмәләрне һәм осталыкларны үстерә, ә иң мөһиме, яшьләр илебезнең төрле почмакларыннан фикердәш дуслар таба»,-дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
«XXI гасыр лидеры» — буыннар диалогы өчен уникаль мәйданчык, анда балалар һәм өлкәннәр тәкъдим ителгән иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлеге, үз командаларының эше турында сөйли, тәҗрибә уртаклаша ала. Конкурс нәтиҗәсендә яшь буын җәмгыятьнең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм ала.
«XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсы — балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр арасында иҗтимагый лидерлар һәм остазлар тәрбияләү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу һәр катнашучыга яңа белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге, алар проект командаларын формалаштыруда һәм эшлекле патриотизмны үстерүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк. Ышанам ки, конкурста алган тәҗрибә балаларга бөтен Россия буенча беренче һәм башка балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре хәрәкәте эшчәнлегендә үзләрен тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Беренчеләр Хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов.
Быел конкурс катнашучыларның номинацияләрен тулысынча яңартты. Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр – хәрәкәттә катнашучылар да, аларның остазлары да катнаша ала. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен конкурс номинацияләре хәрәкәт миссиясе белән туры килә – «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу» һәм «Беренче булу». 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге катнашучылар үзләрен төрле юнәлешләр буенча күрсәтә алалар: патриотикадан һәм экологиядән алып мәдәнияткә һәм һөнәри юнәлешкә кадәр. Остазлар өчен «Беренчеләрнең остазы» һәм «Беренчеләрнең юл күрсәтүчесе» номинацияләре бар.
Үзгәрешләр конкурс механикасына да кагылды. Беренчеләргә берничә этап узарга туры киләчәк һәм аларның һәркайсы иң яхшыларны ачыклауга, аларны үстерүгә, үз командасында, иҗтимагый берләшмәдә һәм беренчеләрнең хәрәкәт системасында рольне билгеләүгә юнәлдерелгән. Балалар һәм өлкәннәр команда һәм индивидуаль форматларда катнашачаклар: төрле юнәлешләр буенча тәрбия һәм үстерү чаралары оештырачаклар һәм үткәрәчәкләр, үзләренең тәҗрибәләре һәм командаларының эше турында видеовизиткада сөйләячәкләр, гомуми эрудициягә һәм лидерлык компетенцияләренә тест узачаклар.
Конкурс барышында Беренчеләр шулай ук ике үсеш курсы узачак, аларның берсе тулысынча лидерлык компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән – «Лидерлык. Беренчеләр». Төрле биремнәр аша алар командалы хезмәттәшлеккә, процесслар белән идарә итүгә, делегацияләргә, карарлар кабул итәргә өйрәнәчәкләр, коммуникатив күнекмәләргә ия булачаклар. Әлеге компетенцияләр конкурсның финал этабында аеруча бәяләнәчәк.
Барлык эшләрне конкурс экспертлары – балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе вәкилләре, конкурсны тәмамлаучылар һәм узган елларда җиңүчеләр тикшерәчәк.
Гаризалар 13 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурста катнашу өчен гаризаны Беренчеләр Хәрәкәтенең автоматлаштырылган платформасында бирергә мөмкин. Катнашу өчен конкурска гариза бирергә, команда төзергә һәм конкурс биремен үтәргә кирәк булачак. Проектның финалы 20-24 сентябрьдә Казан шәһәрендә узачак. Беренчеләрне уникаль мәгариф һәм мәдәни программалар, танылган спикерлар белән очрашулар, иҗади мастер-класслар һәм эшлекле уеннар көтә.
