«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетының нефть-газ эше, электр энергетикасы һәм биотехнологияләр өлкәсендә булачак белгечләре «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына, шулай ук Россиядә фән һәм технологияләрнең унъеллыгы планының «Җиңәргә фән» инициативасына кертелгән CASE-IN халыкара инженерлык чемпионатының XIII сезоны Студентлар лигасының сайлап алу этабында катнаштылар. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.
2025 елда чемпионатның 83 югары уку йорты – партнерлар базасында уза торган Студентлар лигасының сайлап алу этапларында катнашучылар командаларда «Технологик инновацияләр» темасына кейслар чишәләр.
Студентлар һәм аспирантлар «Нефть-газ эше», «Электроэнергетика» һәм «Биотехнологияләр» юнәлешләре буенча үз карарларын тәкъдим иттеләр. Катнашучылар өчен барлык биремнәр дә чемпионатның партнер компанияләренең реаль җитештерү ситуацияләре буенча төзелде. Командаларның карарларын партнер компанияләрнең әйдәп баручы белгечләре, университетның укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре бәяләде. 2025 елда «Нефть-газ эше» юнәлешенең стратегик партнеры - Якутия ягулык - энергетика компаниясе», «Электроэнергетика» юнәлеше буенча-Бердәм энергетика системасының системалы операторы, ә «Биотехнологияләр» юнәлеше буенча - «Татнефть» компаниясе.
«Нефть-газ эше» юнәлеше буенча кейс карарын 12 команда составында 45 студент тәкъдим итте. Барлыгы 10 көн эчендә командалар Саха (Якутия) Республикасы шартларында «Технологик инновацияләр» концепциясе кысаларында ятманы эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыру стратегиясе нигезендә аз тоннажлы СПГ буенча проектларны гамәлгә ашыру юлы белән газ ресурсларын монетизацияләү буенча карарны эшләделәр. «Нефть-газ эше» юнәлеше буенча сайлап алу этабында беренче урынны «B.IT» командасы алды (Абдуллин Илнар, Таҗиев Ринат, Заһидуллин Илнур), әлеге команда чемпионатның ярымфиналындаюгары уку йорты исеменнән чыгыш ясаячак. Икенче урында - «Oil well» командасы (Корнеева Арина, Трофимов Артур, Осипов Кирилл, Кудрявцева Галия), өченче урында - «Ресурс» командасы (Хәнифов Хәким, Хорьков Павел, Лугманов Ильяс, Семенова Алина).
«Электроэнергетика» юнәлешендә 10 команда составында 38 студент көч сынашты. Кейс Россиянең ЕЭС электр энергетикасы тармагын үстерү өчен технологик инновацияләрне куллануга багышланган иде. Сайлап алу этабында җиңүче һәм ярымфиналчы булып «Механикум» командасы (Мостафин Радмил, Держинская Яна, Барановский Данила, Барков Артем) танылды. Икенче урында- «Tesla-team» командасы (Тиханова Мария, Нигъмәтуллина Айгөл, Ганин Әмир), өченче урында - «Энергетик титаннар» командасы (Корабоев Тимур, Сәйфуллин Илдар, Нурмиева Регина, Сәмигуллин Илдар).
2025 елда чемпионатта инициаторы «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте булган «Биотехнологияләр» юнәлеше дебют ясады. Сайлап алу этабында «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты базасында 28 катнашучы 7 команда составында СО2 эшкәртү технологиясен эшләү буенча үз карарларын тәкъдим иттеләр. Юнәлештә беренче урынны Самара дәүләт техник университеты студентларыннан торган «Фикер энергиясе» командасы алды (Ерошенко Екатерина, Глушкова Виктория, Антохина Дарья, Кабанова Марина). Икенче урында «Кибербиобезопасность» командасы (Кокорина Юлия, Пьянова юга, Парадник Анна), чемпионат кагыйдәләре буенча шулай ук ярымфиналга юллама алган. Өченче урынны «Три Heart и одна DNA» командасы алды (Костина Екатерина, Нигъмәтуллина Резеда, Аитова Дания, Шәйдуллина Регина).
Шул рәвешле, үз юнәлешләрендә иң югары урыннарны алган командалар үз юнәлешләрендә дистанцион ярымфиналларда Югары нефть мәктәбе исеменнән чыгыш ясаячак. Иң көчле карарлар авторлары финалга юллама алачак, ул 2025 елның май ахырында Мәскәү шәһәрендә узачак. Студентлар лигасы чемпионнары һәм призерлары ташламалы шартларда профильле университетларның магистратурасына һәм аспирантурасына керү, партнер компанияләрдә стажировка һәм практика узу, шулай ук тармак яшьләр мәгариф форумнарына бару мөмкинлеге алачак.
CASE-IN чемпионатын «Ышанычлы смена» фонды, «Тау эше лидерларының яшьләр форумы» коммерцияле булмаган партнерлыгы һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы оештыра. Проект Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы планының «Наука побеждать» инициативасына кертелгән.