Казанның «Гвардия» пейнтбол клубында 29 мартта разведчик, махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Сергеевка багышланган «Бункер» турниры узачак. Оештыручылар булып «Форпост» республика үзәге һәм Татарстан Республикасындагы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тора. Чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә уза.
Евгений Сергеев исеме үзара ярдәмләшү, намус һәм ныклык күрсәтү өчен тактик кырга чыгачак йөзләгән катнашучыны берләштерәчәк.
Мәйданчыкта иртәдән үк яшьләр оешмалары, хәрби-патриотик клублар, эзләү отрядлары җыела башлаячак. Аларга үз чыдамлыгын сынап кына калмыйча, хәрби зирәклекне, стратегик фикерләүне һәм командада эшләү сәләтен дә тикшерергә туры киләчәк. Ярышларның тактик сценарийлары реаль сугышчан шартларга якынайтылган.
Турнирга дәрәҗәле кунаклар җыелачак, алар арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстанда Россия хәрби-тарихи җәмгыяте башкарма директоры Тимур Камалетдинов, «Никто кроме нас СВО» хәрәкәтенә нигез салучы Лилия Култышева бар.
Ләкин бу көннең төп кунаклары – Евгений Сергеевның туганнары һәм сугышчан иптәшләре. Алар өчен бу турнир гына түгел, ә герой турындагы хәтернең исән булуына дәлил булачак.
Бу көнне «Бункер» кырында төрле кешеләр очрашачак: яклаучы юлына беренче адымнарын ясаучылар һәм бу юлны үткәннәр. Әмма барысын да бер генә нәрсә берләштерәчәк – мәңгегә намус, тугрылык һәм рухи көч символы булып калачак Евгений турындагы хәтер.