5 апрельдә «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясе узачак. Гадәттәгечә, Татарстан халкы кулларына каләм алачак һәм диктант язачак. Акция республиканың төрле почмакларында урнашкан 1000нән артык мәйданчыкта уздырылачак. Диктантны язуда теләгән һәркем катнаша алачак. Теркәлү диктантка кадәр 10 көн кала (26 март) сайтта ачылачак.
Диктант авторы язучы, сценарист, «Ясная Поляна» премиясе финалисты, Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, телевидение алып баручысы һәм журналист Марина Москвина. Диктант өчен текст турында ул менә нәрсә сөйли:
«Төп дүрт текст минем гаҗәеп сәяхәтләрем һәм маҗараларым турында сөйли. Мин үземне чакырган җирләр турында сөйлим, һәм миңа бу чакыруга җавап бирү бәхете тиде. Мин Һиндстанда, Һималайда, Непалда, Вьетнамда булдым, ниндидер иске көймәдә Сары (Кытай) диңгезне боргаладым һәм кечкенә җилкәнле көймәдә боз океанындагы Төньяк полюска үтеп керергә тырыштым. Маҗаралар күп булды. (...) Ә диктант өчен мин бу гүзәл җиргә борчылу, кыенлыклар, төрле куркулар, соклану һәм мәхәббәт тудырган текстлар яздым. Нинди текстлар булуы – әлегә сер».
«Тоталь диктант» халыкара акциясе алдыннан Казан халкы һәм кунаклары Тоталь диктантка әзерлек курсларында була алачак.
Традиция буенча әзерлек курслары Тоталь диктант уздыруга дүрт атна кала башлана һәм дүрт дәрестән тора. Һәр дәрес текстны әйтеп язудан һәм аны тикшерүдән, шулай ук сорау-җаваплар сессиясеннән тора. Әзерлек дәресләре өчен текстлар нигезе Тоталь диктант – 2025 авторы Марина Москвина әсәрләреннән өзекләр булды.
«Дәресләрдә без орфография һәм пунктуациянең иң кызыклы һәм катлаулы кагыйдәләрен искә төшерәбез, шул ук вакытта 5 апрельдә Тоталь диктант катнашучыларына кирәк булачак кагыйдәләргә аерым игътибар бирәбез. Тренировка диктантлары өчен без Марина Москвина китапларыннан өзекләр алабыз, әзерлек курслары – ул дөрес язу кагыйдәләрен искә төшерү генә түгел, ә безнең авторның иҗаты белән дә танышу мөмкинлеге», – дип билгеләде Тоталь диктантның Филология Советы Рәисе Владимир Пахомов.
Әзерлек курслары барлык теләүчеләр өчен бушлай үткәрелә. Көндезге дәресләрдә алдан теркәлү буенча катнашырга мөмкин.
Акция турындагы яңалыкларны һәм өстәмә мәгълүматны оештыручылар «ВКонтакте» төркемендә бастырачак. Дәресләргә йөрергә өлгермәүчеләр, ләкин Тоталь диктант төркемендә диктантка әзерләнергә теләүчеләр өчен һәр чәршәмбе онлайн-курслар уздырыла. Онлайн-трансляция «VK Видео» платформасында, Тоталь диктантның рәсми социаль челтәрендә алып барылачак.
Татарстан Республикасында акцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Мәдәният һәм диалог үзәге» Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм «Казаноргсинтез» (СИБУР төркеменә керә).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Татарстан Республикасында диктант язу өчен барлык 45 муниципаль район һәм шәһәр округларында 1 187 мәйданчык эше оештырылган иде (шуларның 195е Казанда). Акциядә 33 771 кеше катнашты (шулардан: Казан шәһәреннән – 7 218 кеше, ТР – 26 553 кеше).