Биектау районында «Созвездия - Йолдызлык» зона этабы 1,4 мең катнашучыны җыйды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстанның Биектау муниципаль районында Бөреле бистәсендә «Созвездие -Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды. Ул республиканың Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау һәм Кукмара районнарыннан 1,4 мең катнашучыны җыйды.

«Безнең район «Созвездие - Йолдызлык» XXV юбилей фестиваленең зона этабын кабул итте. Бу безнең балаларыбызга үз сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Быел районыбызга 90 ел тула, шуңа күрә алда масштаблы чаралар күп әле. Бу фестиваль - уникаль проект. Залда инде кайчандыр үзләре сәхнәгә чыккан әти-әниләр утыра. Фестивальнең үсүен һәм күп еллар дәвамында республика халкын сөендерүен телим», - дип билгеләп үтте Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Шунысы игътибарга лаек, быел фестивальнең Биектау районындагы зона этабында тумышы белән районнан булган театр һәм кино актрисасы Анастасия Крылова булды. Ул катнашучылар өчен җыр җырлады һәм бүләкләүдә катнашты.

«Мин туган Бөреле совхозы балаларына һәм «Созвездие - Йолдызлык»та катнашучыларга ярдәм итү өчен махсус килдем. Концерт хореографик номерлардан башланды, һәм мин балаларның ни дәрәҗәдә профессиональ булуларына шаккаттым. Дәрәҗә елдан-ел арта бара. Алар һәр хәрәкәттә, һәр җырда яши», - дип уртаклашты актриса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International