«Созвездие – Йолдызлык» – ул тулы бер институт»: Балык Бистәсе районында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанның Балык Бистәсе районында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды. Ул республиканың төрле муниципалитетларыннан 1,2 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Тамашачылар 300 гә якын номерны күрә алды.

«Быел 25 ел булган бу зур фестиваль бик күп балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Бу инде тулы бер хәрәкәт. Бирегә күп хезмәт, хис-кичерешләр һәм шатлык салынган. Безнең этапта гына да 1,2 мең бала катнаша. Билгеләп үтәм, 2025 елда фестивальнең төп темасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы булды. Үсеп килүче буын өчен мөһим, нечкә тема, тәрбия элементы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов.

Фестивальнең юбилеена ул катнашучыларга бәйрәм торты бүләк итте, шулай ук «Созвездия - Йолдызлык» генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Тумановка район исеменнән рәхмәт хатын тапшырды.

«2025 елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Безнең бабаларыбыз матур җиребезне саклап калганнар. Без  –  иң бай ил, һәм безнең иң мөһим байлыгыбыз  – намуслы кешеләр традицияләре. Бүген безнең балалар «Созвездия - Йолдызлык» фестивалендә бөек рухи һәйкәл булдыралар», – дип ассызыклады Дмитрий Туманов.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Фестивальнең һәр зона этабы республиканың берьюлы берничә муниципалитетын берләштерә. Моңа Мамадыш районыннан 200дән артык бала килгән иде.

«Бүген без фестивальнең зона этабында бик теләп катнашабыз. Мамадыш районыннан бирегә 200дән артык бала килгән. «Созвездие - Йолдызлык» – ул кече яшьтән яшьләребезгә мөмкинлекләр тудыручы һәм шәхес буларак тәрбияләүче тулы бер институт», – дип белдерде Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин.

Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң, катнашучылар сәхнә артында үзләренең остазларына-педагогларга, ата-аналарга, әби-бабайларына үз сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International