Язгы каникул чорында республиканың 26 районында һәм шәһәрендә 285 лагерь эшләде, аларда Татарстаннан 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итте. Республика эчендәге учреждениеләрдән, мәктәп яны лагерьларыннан тыш, алар шулай ук Татарстан Республикасыннан читтәге ике лагерьга – Марий Эл һәм Кырымга бардылар.
«Язгы каникуллар – балалар өчен ел дәвамында планлаштырылган гомуми савыктыру программасының мөһим өлеше. Төп бурыч – куркынычсыз ял оештыру. Программа өлешенә аерым игътибар бирелә. Гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, физкультура-спорт, лингвистик, социаль-педагогик юнәлештәге сменалар узды. Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узган чараларга аерым игътибар бирелде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Барлык лагерьларда да Бердәм хәрәкәт көннәре узды. Мәсәлән, Бөтендөнья театр көнендә «Костер» республика яшьләр үзәгендә ял итүче яшүсмерләр «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Җиңү юллары» спектаклен карадылар. Бөтен республика буенча лагерьларда «Солдатка хат» акциясе узды, Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карау оештырылды. «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге базасында «АВАНГАРД» төбәк профильле сменасы узды, Бөгелмә районында Губин исемендәге лагерьда махсус хәрби операция катнашучысы – полковник Андрей Литвинов белән очрашу узды, «Мирас-Наследие»да «Воин» үзәге хезмәткәрләре тактик медицина дәресләре үткәрде. «Добрый» лагеренда «Добро в кадре» сменасы узды. Җиде көн дәвамында катнашучылар медиа өлкәсендә ирекле инициативалар эшләделәр.«Байтик» лагеренда «С.П. Королёв исемендәге «Энергия» ракета-космик корпорациясе» гавами акционер җәмгыятенең баллистика бүлеге башлыгы Рафаил Мортазин һәм башкалар белән очрашу булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лагерьларда мобилизацияләнгәннәрнең балалары - 600 гә якын , шулай ук авыр тормыш хәлендә булган 500 дән артык бала ял иткән. Лагерь сменалары вакытында яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Сәламәтләндерү кампаниясе Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия контролендә булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли.