«Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Тататарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев яшьләр арасында радикализмны, экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы активистлар белән очрашты.
«Конкурсны гамәлгә ашыруның соңгы елларында иҗтимагый һәм яшьләр ярдәмчеләре Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә 100 меңнән артык кешене колачлап, сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, күпсанлы проектлар һәм чаралар гамәлгә ашырылды. Моны проектның Татарстан Республикасыннан читтә дә билгеле булуы раслый, һәм безгә даими рәвештә башка субъектлардан хезмәттәшлек сорап мөрәҗәгать итәләр», – дип уртаклашты Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты Аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев.
«Идел» яшьләр үзәгендә өч көнлек укыту интенсивыннан гыйбарәт булган кереш укулар уза (atmrt.ru/youngassistant). Уку, беренче чиратта, катнашучыларны конкурсның, алдагы укуның һәм юл картасының асылына чумдыруга, шулай ук конкурсны уңышлы узганнан соң һәм яшьләр ярдәмчесе иҗтимагый вазифасына ия булганнан соң алдагы эшчәнлекне аңлатуга юнәлдерелгән. Кереш белем бирү программасы команда туплауга, социаль проектлауга чумуга, индивидуаль үсеш планын эшләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук катнашучылар эшлекле документ әйләнеше күнекмәләрен алачаклар һәм экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә экспертлар белән очраша алачаклар.
Катнашучылар экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә гамәлгә ашырылган һәм гамәлгә ашырылырга планлаштырылган проектларны тәкъдим иттеләр.
«Яшьләр ярдәмчеләренең гамәлдәге составының ел саен төрле аудиторияләргә – балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм хәтта аларның ата-аналарына юнәлдерелгән күпсанлы проектларны гамәлгә ашыруын күзәтү куанычлы. Шунысы мөһим, бу төрле форматлар, кызыклы тапшыру, иҗади якын килү, чөнки профилактика өлкәсе – шактый җитди тематика, урыны – урыны белән, беренче карашка, күңелсез һәм катлаулы булып күренсә дә, яшьләр ярдәмчеләре якын килү юлын таба алдылар һәм чыннан да яхшы проектлар булдыралар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы республикада гына түгел, аннан читтә дә киң колач ала һәм таныла. Гамәлдәге состав экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра, аларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе билгеләп үтә.
Кереш уку программасын узганнан соң, конкурста катнашучылар төп үсеш программасына керешергә әзер булачак, ул 2025 елның маеннан ноябренә кадәр дәвам итәчәк. 2025 елның 25-26 мартында һәм 29-30 мартында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс кысаларында сайлап алу һәм конкурс сынаулары узды.
20 февральдән 23 мартка кадәр барган гаризалар кампаниясе чорында 18 муниципаль районнан барлыгы 130 гариза бкилгән, сайлап алу сынауларына 108 катнашучы кертелгән. Сайлап алу сынаулары нәтиҗәләре буенча киләсе конкурс этабына 54 кеше үтте. Конкурс сынаулары узганнан соң, 32 конкурсант билгеләнде, алар кереш укуга һәм киләчәктә конкурста катнашуга кертелде.
