10 апрельдән 11 апрельгә кадәр Казанда «СМОТРИ» балалар ялын оештыручыларның III форумы узачак. Анда Россиянең 28 төбәгеннән якынча 150 белгеч киләчәк.
«СМОТРИ» форумы балалар ялын оештыручыларның һөнәри бергәлеген үстерүгә һәм заманча медиаформатлар, маркетинг стратегияләре һәм аудитория белән эшләүгә инновацион алымнар аша Россия балалар лагерьларының позитив образын алга этәрүгә юнәлдерелгән. бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Ике көн дәвамында медиа, маркетинг һәм мәгариф технологияләре өлкәсендәге экспертлар индустриянең актуаль чакыруларын хәл итүгә юнәлдерелгән индцияләр, мастер-класслар һәм воркшоплар үткәрәчәк.
Форумның төп темалары - ата-аналар, балалар һәм лагерь администрациясе белән хезмәттәшлек итү өчен цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү, яңа форматтагы социаль челтәр, digital-дизайн трендлары, лагерьның ышанычын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру коралы буларак сыйфатлы видеоконтент ролен тикшерү, лагерьның визуаль эко-системасы, патриотик тәрбия һәм башкалар.
Форум кысаларында балалар лагерьларының визуаль коммуникацияләрен үстерүгә юнәлдерелгән фото - һәм видеоконтент конкурсы узачак. Приз фонды лагерьга техника сатып алу өчен 100 000 сум тәшкил итәчәк.
Чараны «Яшел каникуллар» балалар программалары студиясе оештыра. Форум Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Җәй» республика үзәге, «ЯЛ» шәһәр үзәге, «Балалар ялына ярдәм» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Волга» яшьләр үзәге һәм VLagere агрегаторы ярдәмендә узачак.
