Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган «Авылда социаль проектлау» республика конкурсы проектларын яклаганда Мамадыш районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин яшьләр арасында спорт юнәлешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «СледОПЫТ» проектын тәкъдим итте.
«Социаль яшьләр» программасы кысаларында «Авылда социаль проектлау» республика конкурсы ел саен үткәрелә. Чаралар республикада авыл яшьләренең үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру максатында гамәлгә ашырыла, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
«Мамадыш һәм Зәй шәһәрләрендәге «Авыл уеннары» спорт чараларында катнашу тәҗрибәсе, шулай ук яшүсмерләр арасында туризм һәм спорт ориентлашуы буенча район турнирын оештыру «СледОПЫТ» проектын эшләү өчен нигез булды. Проект авыл яшьләре арасында физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертергә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш», - дип билгеләп үтте ул.
Бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, проектта Мамадыш районының 100дән артык яшь вәкиле катнашачак, алар өчен өч укыту семинары оештырылачак, алар яшьләрнең җирлектә ориентлашу күнекмәләрен үзләштерүгә һәм актив яшәү рәвеше белән кызыксынуын ныгытуга юнәлдерелгән, шулай ук спорт ориентлашуы буенча тренировкалар һәм ярышлар үткәреләчәк. «Берничә этаптан торган туристик күп төрле ярышлар уздыру планлаштырыла, алар арасында таудан төшү һәм тауга менү, җирле предметлар, күк җисемнәре буенча горизонт якларын, азимутларны һәм үтеп булмаслык объектларга кадәр араларны билгеләү», – дип йомгаклады Алмаз Гарифуллин.
Проектны гамәлгә ашыруга оештыручылар 500 мең сумлык грант сораган. Җиңүчеләр һәм грант суммасы якын арада жюри әгъзалары тарафыннан билгеләнәчәк.
Моңа кадәр Мамадыш районы «SUNNYФЕСТ» креатив чаналар фестивале проекты белән 2017 елда «Социаль яшьләр» программасының грант конкурсында катнашкан иде инде, аны гамәлгә ашыру өчен 170 мең сум акча откан иде.