Татарстан эзләүчеләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган ике сугышчының – Петр Вакатов һәм Вафа Салиевның туганнарын эзли. Ленинград өлкәсенең Тосненск районы Чудская Бор волостенда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның мәетләрен эзләү һәм күмү буенча үткәрелгән эшләр барышында «Любань» җыелма эзләү экспедициясе тарафыннан урманлы сазлыклы урында исәпкә алынмаган хәрби каберлек табылган. Сугышчыларның калдыклары 2023 елның 10 маенда Ленинград өлкәсенең Тосненск районы Чудская Бор авылында хәрби мемориалга күмелде.Эш барышында, шәхесләрне ачыклау максатыннан, әлеге санитария каберлегеннән сугышчылардан палео-ДНК үрнәкләре алынган. ВИПЦ хезмәткәрләре тарафыннан РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы документларының «Халык хәтере» мәгълүмат банкы белән 137 осбр өлкән сержанты, 1942 елның 26 мартында 137 осбр 133 медик-санитар батальонында яралардан үлгән П. П. Напалковның медальоны нигезендә үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләре буенча күмелгән сугышчылар арасында Татарстанда туганнары бар дип фаразларга мөмкинлек бирде.
«Сугышчыларны хәрби хөрмәт белән күмү генә түгел, ә шәхесләрне идентификацияләү, аларның исемнәрен хәрби мемориалда мәңгеләштерү, Бөек Җиңү өчен батырларча гомерләрен биргән бабаларының кайда күмелгәнлеген туганнарына хәбәр итү мөһим. ДНКга чагыштырма анализ кызыл армиячеләрнең шәхесләрен ачыклауга соңгы өмет, гаделлекне торгызуга һәм вакыт һәм сугыш белән бүленгән гаиләләрне берләштерүгә бердәнбер юл», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» белән әңгәмәдә «Любань-2023» эзләү экспедициясе җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Ватан» Берләшмәсе» советы рәисе Александр Коноплев.
Шуңа бәйле рәвештә эзләүчеләр җәмәгатьчелеккә Вафа Хәйрулла улы Салиев һәм Петр Арсентьевич Вакатовның туганнарының яшәү урынын билгеләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлеге мәгълүматка ия булганнарны v-ipc@mail.ru электрон почта адресына белешмәләр җибәрүләрен яисә 8 (843) 555-02-55 һәм 8-960-042-90-82 (WhatsApp, Telegram) телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Татарстанда эзләнү эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Ватан» Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы актив шөгыльләнә, ул 61 эзләнү отряды һәм дүрт тарихи клуб составында барлык яшьтәге 1,2 меңнән артык эзләнүчене берләштерә. Эзләнү хәрәкәтләре эшчәнлеге яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
