Татарстанның яшь галимнәрен инновацион эшләнмәләр конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «Система» хәйрия фонды һәм Россия фәннәр академиясе яшь галимнәр өчен  конкурс башлануы турында игълан итә. Татарстан галимнәре дә җиңү өчен көрәшә ала торган төп номинация ясалма интеллект һәм квант технологияләре юнәлеше булды. Иң яхшы инновацион эшләнмәләр авторлары эш нәтиҗәләрен гамәлгә кертүгә финанс һәм методик ярдәм алачак. Катнашуга гаризалар 2025 елның 20 июленә кадәр кабул ителә.

«Ясалма интеллект һәм квант технологияләре» номинациясе кысаларында Татарстанның яшь галимнәре, аспирантлары һәм студентлары табигый һәм техник фәннәрдә ясалма интеллектны һәм машина өйрәнүен куллануда эшләнмәләр һәм тикшеренүләр тәкъдим итә алалар. Конкурс темалары арасында хәзерге Россиянең демографик һәм мәдәни контексты нигезендә белемнәрнең семантик графларын төзү алгоритмнарын эшләү игълан ителгән. Мондый алгоритмнар киләчәктә Россиядә кулланучылар өчен зур тел модельләрен җайлаштырырга ярдәм итәчәк.

Конкурста Россия гражданнары – яшь галим яки студентлар һәм яшь галимнәр командасы катнаша ала. Эксперт комиссиясе катнашучыларның үз фәнни эшләнмәләрен һәм инновацион тикшеренүләрен түбәндәге критерийлар буенча бәяләячәк: фәнни яңалык, оригинальлек; идеянең актуальлеге; теоретик нигезлелек; фәнни эшләнмәләр дәрәҗәсе һәм гамәлгә кертү мөмкинлеге; проектның инновационлыгы;  һәм апробация.

«Татарстанда технологияләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Эре шәһәрләрдә ИТ-парклар һәм технопарклар эшли, Казанда даими рәвештә халыкара дәрәҗәдәге профильле чаралар уза, республика еш кына төрле сынау проектларын, шул исәптән ИТ өлкәсендә дә, сынау мәйданчыгына әверелә. Хакимият, бизнес, уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр бергәләп мәгарифтә, медицинада, авыл хуҗалыгында, җитештерүдә һәм башка тармакларда инновацияләр эшләү һәм аларны гамәлгә кертү белән шөгыльләнәләр. Без, цифрлы экосистема буларак, шулай ук инновацион эшләнмәләрне стимуллаштыруны һәм төбәкнең яшь талантларына ярдәм итүне мөһим дип саныйбыз. Инде бүген үк технологик карарлар кешеләрнең тормышын гадирәк һәм яхшырак итәргә ярдәм итә, без бөтен ил икътисады үсешенә дә үз өлешебезне кертәбез»,  –  дип билгеләп үтте Татарстанда МТС директоры Марат Кабанов.

Узган ел МТС, Система Хәйрия фонды һәм Россия фәннәр академиясе яшь галимнәр конкурсына илнең 45 төбәгеннән 75 фәнни-тикшеренү һәм белем бирү оешмаларыннан 350 гә якын гариза килгән. Ясалма интеллект һәм квант технологияләренә, альтернатив энергия чыганакларына, генетика һәм биомедицинага, химиягә һәм яңа материалларга багышланган дүрт номинациядә 16 проект авторы иң яхшылары булды. Быел конкурс регламенты һәм номинацияләре белән җентекләп түбәндәге сылтама буенча танышырга була:  https://lift-bf.ru/contest/ran-2025. Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре 2025 елның 10 октябреннән 1 ноябренә кадәр игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International