Татарстанның яшь гвардиячеләре Лисичанскида патриотик граффити төзеделәр

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Республика шефлыгы астында булган Дисичанск шәһәренең үзәк мәйданының бер диварында «Ватан-ана чакыра!» дип аталган легендар скульптура сурәте барлыкка килде. «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлекчәсе акциясе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Патриотик граффити МГЕР ның ЛХРда гуманитар миссия белән сәфәре кысаларында булдырылды.

Яшь гвардиячеләр «Ватан-ана чакыра» атаклы скульптурасы сурәтләнгән мурал ясау өстендә биш сәгатьтән артык эшләде, әлеге скульптура шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы логотибында гәүдәләндерелгән. Янәшәдә «Бөек Җиңүгә — 80» дигән язу һәм Георгий тасмасы урнаштырылган — бу әһәмиятле датаны өзлексез бәйрәм итүне тәэмин итә торган батырлык һәм хәтер символы.

«Безнең өчен, Татарстан яшьләре өчен мондый патриотик чара үткәрү бик мөһим. Лисичанск фронт сызыгында диярлек урнашкан, монда 40 меңгә якын кеше яши, һәм безне барыбызны да уртак тарих берләштерә. Без — бер Бөек Җиңү белән бердәм халык. Граффити ата — бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт һәм хәтер символы гына түгел, ә катлаулы вакытта Лисичанск халкынына ярдәм билгесе дә булыр дип өметләнәбез»,  — дип билгеләп үтте «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International