Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында хезмәт тәртибе буенча комиссия утырышы булды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашында һәм Софья Галиева-Мостафина рәислегендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының комиссия утырышы узды. Утырышта дәүләт бюджет учреждениесе директорының 2024 елга хатыны/иренә карата керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мөмкин түгеллеге турындагы хәбәрнамәсе каралды, шулай ук керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында дәүләт бюджет учреждениесе директоры тарафыннан тапшырылган белешмәләрнең тулылыгы һәм дөреслеге мәсьәләсе каралды.

Утырышта министрлык хезмәткәрләре, дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Евгения Прохорова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International