Татарстанның Яшь гвардиячеләре һәм Студентлар лигасы махсус хәрби операция сугышчыларына 12 тоннадан артык гуманитар ярдәм тапшырды

2025 елның 19 апреле, шимбә

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары Студентлар лигасы белән берлектә Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар миссия белән киттеләр. Миссия кысаларында активистлар махсус хәрби операция үткәрүдә катнашучы хәрбиләргә кирәкле ярдәмне тапшырдылар.

Волонтерлар хәрби госпитальгә һәм өч хәрби бүлекчәгә гуманитар йөк китерделәр, сугышчылар заказ биргән кыйммәтле әйберләрне һәм җиһазларны тапшырдылар.

Татарстан полкына сугышчыларның шәхси сораулары буенча кирәк-яраклар һәм техника: рацияләр, иярчен интернет системасы, металл эзләгечләр, дронга каршы юрганнар, портатив электростанцияләр, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, шәхси гигиена чаралары һәм азык-төлек тапшырылды.

«Без Татарстан сугышчыларына чираттагы ярдәм партиясен китердек. Алабуганың «Яшь Гвардия» активистлары, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Без бергә», «Өйдә көтәләр» иҗтимагый хәрәкәтләре волонтерлары тарафыннан җыелган һәм тапшырылган бөтен әйбер билгеләнеше буенча безнең егетләр кулына тулы күләмдә бара, һәм аларга хезмәт итәчәк», — дип сөйләде Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе Алабуга җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников.

«Илдарон» кушаматлы хәрби хезмәткәр: «Алабуга шәһәренә һәм «Яшь гвардия» гә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт! Җиңү безнең кулда булачак!» - дип белдерде.

Икенче бүлекчәгә өй ашлары, кайнатма, бал, иконалар, китаплар, тактик беләзекләр, җылы оекбашлар тутырылган 100 дән артык җыелмадан торган партия җибәрелде. Шулай ук активистлар канистралар, азык-төлек продуктлары, җылы юрганнар, окоп шәмнәре, төзелеш перчаткалары, шәхси гигиена чаралары һәм сугышчылар өчен эчке киемнәр тапшырдылар. Йөк составында яшь гвардиячеләр Республика балалары һәм студентлары белән бергә әзерләгән хәрбиләргә хатлар булган.

«Татарстан Республикасына, «Яшь Гвардия» командасына, Студентлар лигасына һәм уку йортларына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба уңышлар телибез. Җиңү һичшиксез безнең кулда булачак!»,- дип билгеләде «Батя» кушаматлы сугышчы.

Моннан тыш, Луганск хәрби госпиталенә зур партия медицина йөкләре: инвалид коляскалары, хирургия инструментлары, медицина җиһазлары, дару препаратлары, азык-төлек продуктлары, урын-җир, җылы юрганнар һәм гигиена чаралары озатылган.

«Татарстан Республикасына һәм Татарстан халкына күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт. Чәкчәк өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә — беренче тапкыр татып карадым! Җиңү безнең кулда булачак!», — дип уртаклашты госпитальдә дәваланучы хәрби хезмәткәр.

Шулай ук яшь гвардиячеләр «Семь – Я» Бала һәм гаилә үсеше институты» иҗтимагый оешмасына кулдан эшләнгән уенчыклар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен подгузниклар тапшырдылар.

«Без сезгә үзебезнең тәрбияләнүчеләргә бирелгән уенчыклар өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Без үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшлибез. Бу уенчыклар аларга бик файдалы булачак — без алар белән коррекцион-үсеш дәресләре белән шөгыльләнәбез, һәм һичшиксез һәр уенчык үзенең яхшы кулларын табачак», — дип билгеләде «Семь-Я «бала һәм гаилә үсеше институты» Луганск төбәк иҗтимагый оешмасы вице - президенты Никита Сорока.

Гуманитар миссия азагында яшь гвардиячеләр хәрби хезмәткәрләргә хәрби бурычларны үтәү өчен Нива автомобилен тапшырдылар.

Гуманитар миссия кысаларында барлыгы 12 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган һәм тапшырылган.

«Татарстан безнең сугышчыларга һәрвакыт зур ярдәм күрсәтә! Көн саен күбрәк яшьләр гуманитар ярдәм җыю процессына кушыла — бу безнең дөрес юнәлештә баруыбыз һәм җиңү һичшиксез безнең кулда булачак!», — дип уртаклашты «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Казан җирле бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның февраленнән алып хәзерге вакытка кадәр Бердәм Россия Яшь Гвардиясе гуманитар үзәге безнең хәрбиләргә һәм яңа төбәкләргә 57 млн сумнан артык күләмдә 302 тонна гуманитар йөк җыйды һәм җибәрде.

«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» гуманитар үзәге дүшәмбедән җомгага кадәр 09:00 дән 17:00 гә кадәр эшли. Теләгән һәркем килеп маскировка челтәрләрен үреп карарга, окоп шәмнәре ясарга, 3D-принтерда модельләр булдыру процессын карарга, шулай ук 3-D махсус хәрби операция музеена барырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International