«Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз»: Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы старт алды

2025 елның 19 апреле, шимбә

Татарстан башкаласында «Созвездие – Йолдызлык» юбилей  – XXV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы старт алды.

Алда катнашучыларны онытылмаслык алты фестиваль көне көтә. Фестивальнең суперфиналы ике мәйданчыкта уза – КСК КФУ УНИКС һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә. Республикабызның 45 районыннан 5 500дән артык иҗади яшьләр үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Фестиваль быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

Шулай ук фестивальнең суперфиналы кысаларында «Йолдызлык балалары – геройларга» акциясен башлап җибәрделәр. Һәр катнашучының сугышчыларга,махсус хәрби операция катнашучыларына хат язу мөмкинлеге бар.

«Фестиваль 50 000 катнашучыдан башланды, 17 000 кеше ярымфиналга чыкты, алар 10 зона этабында 2 500 иҗади номер тәкъдим итте. Балалар зур иҗат юлын, сайлап алу этапларын уздылар, «Созвездие-Йолдызлык» зур гаиләсе белән очраштылар. Безнең фестивальнең төп миссиясе – үсеп килүче буынны тәрбияләү, илнең мәдәни кодын традицияләр һәм мәдәният аша саклау», – дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Генераль продюсер шулай ук фестивальнең ачык булуын, фестивальнең суперфиналына Россиянең биш төбәгеннән – Уфа, Тверь, Чиләбе, Кырым, Карачай-Черкессиядән катнашучылар килүен, алар үз номерларын 21 апрельдә күрсәтәчәкләрен сөйләде.

«Мин бу фестивальдә 10 нчы тапкыр жюри сыйфатында катнашам. Проект дөньяда балалар һәм яшүсмерләр арасында иң зур һәм әһәмиятле конкурсларның берсе булып тора. Мин үз эшчәнлегем кысаларында Ауропада да, Азиядә дә төрле конкурсларда эшлим, әмма фестивальнең аналоглары башка юк. Проектта авыллардан, район үзәкләреннән һәм шәһәрләрдән балалар һәм яшүсмерләр катнаша һәм ел әйләнәсе эшләү нәтиҗәсендә Татарстанны төрле федераль һәм халыкара масштабларда тәкъдим итә торган яңа талантлар барлыкка килә», – дип ассызыклады фестивальнең жюри әгъзасы, И.Гаспринский исемендәге фәннәр һәм сәнгать академиясе президенты, Кырым Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасы Мәдәният министры киңәшчесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы, сәнгать белеме кандидаты, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Исмәт Заатов ассызыклады. Ул катнашучыларның һөнәри әзерлеген югары бәяләде, бу дөньякүләм дәрәҗә, дип билгеләп үтте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Конферанс» номинациясендә Илфат Ибраһимович Абдрахманов исемендәге махсус приз булдырылды. Ул – илебез телевидениесе легендасы, күренекле конферансье һәм фестивальнең күпьеллык жюри әгъзасы.  «Конферанс» номинациясендәге бу бүләк – аның талантына һәм һәр артистта очкын күрә белүенә дан. Җиңүчеләр 30 апрельдә «Пирамида»дагы йомгаклау гала-концертында бүләкләнәчәк, анда суперфиналның сайлап алу көннәре нәтиҗәләре буенча иң яхшылардан иң яхшылары җыелачак.

«Бишенче ел фестивальдә катнашабыз. Ел дәвамында төрле мәйданчыкларда чыгыш ясыйбыз. Ләкин, барыннан да бигрәк Йолдызлыкны көтәбез, чөнки монда барысы да якын. Дуслар, яңа танышлар, күп тәҗрибә туплыйбыз»,  –  дип үз тәэсирләре белән уртаклаша катнашучылар.

Фестиваль Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә уза. Рәсми партнер булып «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте тора. Генераль мәгълүмати партнер – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы.

Фестивальдә катнашучыларны бүген бик күркәм жюри составы – Россия Федерациясенең халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры – жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остазы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният комиссиясе әгъзасы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры – жюри рәистәше Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, театр белгечләре, театр тәнкыйтьчеләре һәм Театр нәширләре гильдиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының үсеш буенча директоры Айдар Гайнетдинов, И. Гаспринский исемендәге фәннәр һәм сәнгать академиясе президенты, Кырым Республикасының һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Кырым Республикасы Мәдәният министры киңәшчесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы, сәнгать белеме кандидаты, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Исмәт Заатов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты һәм музыкаль мөхәррире, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, «Зөләйлә» төркеме солисты Ләйсән Закирова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Россиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире (Мәскәү шәһәре) Алина Ивах, «Россия-Мәдәният» телеканалының коммерция директоры (Мәскәү шәһәре) Виктория Кривицкая, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Театр эшлеклеләре берлеге премиясе лауреаты, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, телевизион күзәтүче һәм алып баручы Дмитрий Пивоваров, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» театрының сәнгать җитәкчесе, «Радость моя» балалар Гаилә белем бирү каналының алып баручысы, режиссер-куючысы Дмитрий Платонов, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җырлау кафедрасы профессоры, Беренче канал проектларының вокаль режиссеры  Марина Полтева, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, психология фәннәре кандидаты, Борис Щукин исемендәге театр институты доценты, Мәскәү шәһәренең мактаулы мәдәният хезмәткәре Вячеслав Терещенко, РИТИ (ГИТИС) сәхнә сәнгатенең яңа юнәлешләре факультетының саунд-драма кафедрасы өлкән укытучысы, режиссер, актер (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев бәяли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International