Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Фестивальнең төп миссиясе – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, илнең мәдәни кодын традицияләр һәм мәдәният аша саклау. Бу хакта фестивальнең социаль челтәрләрендәге оештыручылар хәбәр итте: https://t.me/wwwyold/2674
Көрәшчеләр фестивальгә балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше һәм хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. «Без «Созвездия-Йолдызлык» җырларын тыңлыйбыз, балаларыбыз фестивальдә катнаша. Балаларның Ватан тарихына һәм халкыбызның батырлыгына мөнәсәбәтен күрәбез. Сез яшьләрне үз ватаныгыз белән горурланырга өйрәтәсез, моның өчен сезгә, Дмитрий Александрович, һәм фикердәшләр командасына рәхмәт. Без сезнең ярдәмегезне тоябыз һәм бәялибез», – дип билгеләп үтә махсус хәрби операция катнашучылары.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Фестивальнең төп миссиясе – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, илнең мәдәни кодын традицияләр һәм мәдәният аша саклау.
Бу көннәрдә проектның суперфиналы уза, аның кысаларында хәрәкәт активистлары инициативасы буенча «Йолдызлык балалары – геройларга» акциясен башлап җибәрделәр. Һәр катнашучының сугышчыларга, махсус хәрби операция катнашучыларына хат язу мөмкинлеге бар.
«Синең тизрәк исән-сау өйгә кайтуыңны телим. Җиңү белән кайт. Өйдә сине көтәләр.....», – шундый мөһим һәм кирәкле ярдәм сүзләрен фестивальдә катнашучы яшүсмерләр яза. Суперфинал тәмамланганнан соң барлык хатлар сугышчыларга җибәреләчәк.
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Ел әйләнәсе үткәрелә торган проект республика яшьләренә, яшәү урынына карамастан, иҗади юнәлештә үз-үзләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, бу исә «Яяшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.