«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең оештыру комитеты, катнашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, гариза бирү кампаниясен озайта. Гаризаларны 29 апрель18.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Моның өчен форманы сылтама буенча тутырырга һәм барлык документлар белән портфолионы zolotoepero2024@yandex.ru почтасына җибәрергә кирәк. Конкурсның Нигезләмәсе һәм барлык юнәлешләр буенча җентекле мәгълүмат белән фестивальнең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин: https://vk.com/zolotoepero2024.
Анда медиа өлкәсендә эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Фестиваль Яшьләр үсеше өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Традиция буенча фестивальдә җиңүчеләрне-медиа юнәлеш буенча югары уку йортына сертификат каралган Гран-при ияләрен сайлаячаклар. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» һәм башка махсус номинацияләр сайлап алыначак. Узган елгы традиция буенча фестивальдә уку йортының медиаүзәген үстерү өчен гомуми номиналы 1 млн сумлык сертификатлар әзерләнгән югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре катнашачак. Татарстан яшьләре түбәндәге сигез индивидуаль номинация буенча гариза бирә ала: «Рус телендә басма журналистика»; «Татар телендә басма журналистика»; «Подкастлар һәм радио»; «Фотожурналистика»; «Телевидение һәм видеоблогинг»; «Дизайн һәм верстка»; «SMM»; «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә». Студентлар медиалары ике номинация буенча: «Урта һөнәри белем бирү оешмасы студентлары медиасы»;«Югары белем бирү оешмасы студентлары медиасы».