Татарстан яшьләре «Җиңү вальсы»н биеде

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Җиңү волонтерлары, яшьләр оешмалары активистлары, Казан студентлары һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү вальсы» һәм «Зәңгәр яулык» Бөтенроссия акцияләренә кушылды.

Сугыш еллары стилендә киенгән биюче парлар кайчандыр 9 майда бабалары һәм әбиләре бәйрәм вальсында әйләнгәнчә вальс биеделәр. Акцияне уздыру елларыннан башлап, анда 13 меңнән артык яшь кеше катнашты.

«Җиңү вальсы» – буыннар бердәмлеге, хөрмәт символы. Елдан-ел бөтен ил буйлап, теләүчеләр урамга чыгып, җиңү биюендә әйләнәләр. «Җиңү вальсы»  – ул истәлеккә хөрмәт», - дип билгеләп үтә Җиңү волонтерлары рәисе Эльмир Сәйфуллин. Оештыручылар «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International