Ләйлә Фазлыева Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән районындагы «Хыял» балаларны савыктыру лагеренда булды

2025 елның 1 июне, якшәмбе

Татарстан вице-премьеры, Татарстан Республикасының Балалар һәм яшьләр ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча ведомствоара комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән районының «Хыял» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды, анда җәйге ялны оештыру, лагерьда гамәлгә ашырыла торган экологик культура тәрбияләүнең инновацион методикалары белән танышты. Аның белән  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшед Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Лето» республика үзәге директоры Нина Шимина һәм башкалар бар иде.

«Хыял»  – күпьеллык тарихы булган лагерь. Бүген биредә актив һәм файдалы ял итү, физик һәм интеллектуаль үсеш өчен заманча шартлар тудырылган. Биредә балаларның футбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү, яңа күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте визит нәтиҗәләре буенча Фазлыева.

Шунысы игътибарга лаек, экскурсияне аңа балалар үзләре үткәргән. Алар вице-премьерга лагерьда үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүләре, балалар арасында нинди активлыклар популяр булуы турында сөйләделәр һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында лагерьда табигый-фәнни юнәлештәге сменалар узачак. Моннан тыш, гадәттәгечә хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус бүлекчә хезмәткәрләре һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары балалары өчен «Аврора –  яшь спецназчы» хәрби – патриотик юнәлешле смена үткәреләчәк.

«Хыял» лагеренда 2024 елда «Җәй - балаларга» республика программасы буенча капиталь ремонт төгәлләнде. Берничә ел эчендә биредә биш йокы корпусы, персонал өчен корпус, лагерь башлыгы йорты, мунча-кер юу комплексы, контроль-үткәрү пункты, медицина пункты, ашханә, клуб, инженерлык челтәрләре һәм коймалар ремонтланган. Биредә беседкалар, таган, учак мәйданчыгы, урам сәхнәсе, универсаль спорт мәйданчыгы һәм пляж волейболы өчен мәйданчык барлыкка килде, шулай ук 30 урынга исәпләнгән палаткалы лагерь төзелде.

«Без ел саен республиканың җәйге балалар ялы инфраструктурасын камилләштерүне дәвам итәбез. «Хыял» балаларны сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт ясау нәтиҗәсендә (аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетыннан 288 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән иде), без лагерьның үткәрү сәләтен сизелерлек арттыра алдык, шулай ук балалар өчен максималь уңайлы шартлар тудыра алдык. «Россия – мөмкинлекләр иле» федераль проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль проектының яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында федераль грант ярдәмендә биредә барлыкка килгән палаткалы лагерьга аерым игътибар бирелә. Бу балалар арасында бик популяр юнәлеш, без заман белән бергә атлыйбыз», - дип өстәде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Моннан тыш, лагерьга керү юллары ремонтланган, бу юлны тагын да уңайлырак иткән.

Бүгенге көндә ял итүнең барлык рәвешләрендәге 768 оешма эшли, алар 45 396 баланы колачлый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International