«Алтын каләм – золотое перо» XXIX яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивале тәмамланды. Гран — прины һәм медиа юнәлеше буенча КФУга керү мөмкинлеген Түбән Кама шәһәреннән катнашучы Альмира Хайброва алды («Рус телендә басма журналистика» юнәлеше). Фестивальнең ачышы Арча районыннан Азат Наземетдинов булды («Подкастлар һәм радио» юнәлеше).
«Фестивальгә өченче ел киләм. Инде 8 сыйныфта ук гран-при өчен көрәшергә карар кылдым. Һәм менә, барысы да килеп чыкты. Барысына да ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, бу минем өчен бик әһәмиятле җиңү. Республикада шундый проектлар булуы яхшы. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә без югары уку йортына түләүсез керү мөмкинлеген алабыз – бу безнең өчен бик зур ярдәм», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Альмира Хайброва.
Инде 29 ел дәвамында «Алтын каләм – Золотое перо» фестивале яшь журналистларны ачыкларга, аларга ярдәм итәргә һәм бүләкләргә булыша. Быел фестивальнең финал этабында Татарстанның 21 шәһәреннән һәм районыннан 67 кеше рус һәм татар телләрендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча катнашты. Шулай ук икенче ел инде фестивальдә югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары медиаүзәкләре катнаша.
Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә нигез салучы һәм аның рәистәше Римма Атласовна, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Югары Милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, телевидение алып баручысы, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Лия Заһидуллина, башкарма директоры, ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов һәм башкалар катнашты.
«Алтын каләм – Золотое перо» фестивалендә иң мөһиме – аның катнашучылары. Аларның кайберләре якындагы елларда югары уку йортларына профильле юнәлеш белән укырга керәчәк. Алай булмаса да, балалар бу һөнәр белән инде таныш булачаклар һәм уку йортлары каршындагы медиаүзәкләрдә үз күнекмәләрен куллана алачаклар. Медиасферада иң мөһиме – мәгълүматны тапшыра белү һәм аның дөреслеге өчен җаваплылык. Һәр елны без тәҗрибәле остазларны, спикерларны күчмә мәктәпләргә чакырабыз, бу эштә катнашучыларны мөмкин кадәр күбрәк катнаштыру өчен», - дип билгеләп үтте ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Министр билгеләп үткәнчә, киләсе ел фестиваль өчен юбилей елы, шуңа күрә оештыручылар быел ук әзерләнә башлаячак.
Биш көн дәвамында катнашучылар командаларда эшләделәр – ике телдә газеталар чыгардылар, теле - һәм радио - программалар әзерләделәр, социаль челтәрләрдә фестиваль битләрен алып бардылар, очрашуларны фотога төшерделәр һәм үзләре үк модерацияләделәр. Алар өчен төрле форматтагы очрашулар, практик журналистлар, ведомстволарның матбугат сәркатибләре, узган елларда фестивальдә җиңүчеләр белән мастер-класслар оештырылды. Медиаүзәкләр фестиваль вакытында бирелгән темалар кысаларында үз проектларын әзерләделәр: «Гаилә елы», «Психологик ярдәм һәм сәламәт яшәү рәвеше», «Яшьләргә патриотик тәрбия бирү», «Милләтара бердәмлек» һәм башкалар.
Фестиваль көннәре нәтиҗәләре буенча гран-при иясен сайладылар. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре игълан ителде. Ә югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумга кадәр сертификат алачак. Фестиваль яшьләргә медиа юнәлешендә үз күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Уку йортының медиаүзәген үстерүгә 370 мең сум күләмендә сертификатны «Курсор» Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты медиаүзәге; 160 мең сумны – «В.М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университеты «Казан филиалы студентлар советы медиаүзәге; 260 мең сумны – «STUDMEDUNION» Казан дәүләт медицина университеты медиаүзәге һәм 210 мең сумны – «КТЭТ NEWS» Казан сәүдә-икътисад техникумы медиа үзәге алды.
Фестиваль «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары, «Идел» һәм «Ялкын» яшьләр журналлары, «Шаян ТВ» балалар телеканалы ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Юнәлешләр буенча җиңүчеләр исемлеге:
«Басма журналистика (рус телендә)»:
III дәрәҗә – Гаврилова Яна Игоревна (Яшел Үзән районы);
II дәрәҗә – Темникова Эвелина Александровна (Чистай районы);
I дәрәҗә – Туманова Ангелина Александровна (Яшел Үзән районы); ГРАН – ПРИ – Хайброва Альмира Марат кызы (Түбән Кама).
«Басма журналистика (татар телендә)»:
III дәрәҗә – Ганиева Алинә Илнар кызы (Арча районы);
III дәрәҗә – Гәрәев Ислам Ирек улы (Азнакай районы);
II дәрәҗә – Гайнетдинов Айзат Алмаз улы (Яр Чаллы шәһәре);
I дәрәҗә – Ибраһимова Фирүзә Илсур кызы (Яңа Чишмә районы);
I дәрәҗә – Сабитова Азалия Ленар кызы (Арча районы);
«Иҗади үсеш өчен» махсус призы – Галиәхмәтова Алия Айрат кызы (Балтач районы).
«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»:
III дәрәҗә – Биба Николай Антонович (Яр Чаллы шәһәре);
II дәрәҗә – Наумова Елизавета Андреевна (Спас районы);
II дәрәҗә – Владимирова Виктория Сергеевна (Тәтеш районы).
«SMM»:
III дәрәҗә – Бикбаева Айзилә Рәфкать кызы (Арча районы);
III дәрәҗә – Садеева Инзилә Илдар кызы (Чүпрәле районы);
II дәрәҗә – Шәрәпова Диләрә Эльвир кызы (Чүпрәле районы);
I дәрәҗә – Фәизова Дилия Данис кызы (Чүпрәле районы).
«Фотожурналистика»:
III дәрәҗә – Галимов Илназ Ленур улы (Арча районы);
II дәрәҗә – Хәбибуллина Ралина Илшат кызы (Арча районы);
I дәрәҗә – Гусейнова Карина Рәфыйк кызы (Чистай районы).
«Телевидение һәм видеоблогинг»:
III дәрәҗә – Шиһабиева Азалия Илсур кызы (Биектау районы);
II дәрәҗә – Гарифуллина Рафина Рәдиф кызы (Арча районы);
I дәрәҗә – Сәләхов Нариман Марат улы (Арча районы);
I дәрәҗә – Альтапова Зарина Булат кызы (Арча районы)
«Профессионализмга омтылу» махсус бүләге – Әхмәтҗанова Айгөл Айрат кызы (Норлат районы).
«Дизайн һәм верстка»:
I дәрәҗә – Спиридонова Весна Александровна (Казан шәһәре);
I дәрәҗә – Абдуллина Азалия Марат кызы (Әлмәт шәһәре).
«Радио һәм подкастлар»:
III дәрәҗә – Нигъмәтҗанова Камилә Рәмис кызы (Арча районы);
II дәрәҗә – Гыйниятуллина Самира Рамил кызы (Арча районы);
I дәрәҗә – Маннанова Рамилә Рамил кызы (Әлмәт шәһәре).
«Фестиваль ачышы» (Радио һәм подкастлар) – Наземетдинов Азат Ирек улы (Арча районы).

