Татарстан яшьләре «Хәтер Шәме» һәм «Сугышның утлы картиналары» акцияләрендә катнашачак

2025 елның 21 июне, шимбә

Бүген, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә, 21 июньнән 22 июньгә бөтен Россия буенча «Хәтер Шәме» һәм «Сугышның утлы картиналары» акцияләре старт ала. Акцияләргә Татарстан яшьләре дә кушылачак. Казанда Җиңү паркында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Воин» яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбияләү үзәгенең төбәк филиалы һәм башка яшьләр оешмалары белән берлектә Совет татар шагыйре, журналисты һәм хәрби хәбәрчесе Муса Җәлилнең портретын ясаячак. (1956), ә үзенең «Моабит дәфтәрләре» шигъри циклы өчен Ленин премиясе ала (1957). Аның иҗади мирасы һәм батырлыгы иреккә һәм гаделлеккә какшамас ышаныч символы булып кала. Акция кысаларында Муса Җәлил портретын ясау өчен 40 мең шәм кулланылачак. Акция 21.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук «Сугышның утлы картиналары» акциясе Алексеевск, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама районнарында оештырылачак.

Яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары мемориаль объектлар янында шәм кабызачак «Хәтер шәме» акциясе Татарстан Республикасының 24 муниципаль районында (Казан, Яр Чаллы, Арча, Алексеевск, Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Питрәч, Сарман, Теләче, Чирмешән, Яшел Үзән).

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан лагерьларында бердәм гамәлләр көне узачак, аның кысаларында лекцияләр, очрашулар һәм башка чаралар оештырылачак, Бөек Ватан сугышы елларында яшәү хокукын яклаган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алачаклар.

Оештыручылар халыкны республика шәһәрләре һәм районнарындагы әлеге акцияләргә кушылырга чакыра. Тулырак мәгълүмат белән муниципаль районнарның яшьләр эшләре буенча бүлекләренең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International