Биләрдә «Сәләт» форумының беренче сменасы старт алды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

2012 елдан бирле үткәрелә торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләре Форумын ачты. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сәләт Форумының төп катнашучылары булып сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр тора. Сәләт биләре форумы –  Сәләт берләшмәсенең ел йомгаклары буенча эшенең кульминацион ноктасы. Смена лагерьларның фән, иҗат һәм сәнгать, спорт юнәлешләренә бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылачак. Смена кысаларында мастер-класслар, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы экспертлары белән интерактив очрашулар планлаштырылган, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Сменаны ачу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады: «Биләр – безнең өчен бик мөһим урын. Биредә 30 елга якын яшьләр өчен шундый зур форум уздырылуы белән бик горурланабыз. Бу эштә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтемне белдерәсем килә.«Сәләт» исемле олы гаиләгә зур үсеш, яңа үрләр яулау һәм иҗади уңышлар телим».

Форумда катнашучыларны шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов та сәламләде:  «Мин 1998 елдан бирле «Сәләт»тә. Ел саен без монда кайтабыз. Без сезнең белән бергә Биләр җирендә матур тарихны дәвам итәбез. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Алексеевск районы җитәкчелегенә форумны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә республикабыз рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан сәлам җиткерәм».

Катнашучы булу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профиль сменаларының берсенә конкурс сайлап алу узарга кирәк иде: «Раушан», «Биләр каласы», «Азнакай», «Рухият», «Гайрәт», «Саба».

Беренче сменада Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын бала катнаша. Катнашучылар арасында-фәнни олимпиадаларда, конференцияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар, Сәләт төбәк клублары лидерлары, Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары.

«Ел саен «Сәләт» сменасына эләгергә теләүчеләр саны арта. Сәләт хәрәкәте белән бергә дөрес юнәлештә баруыбызның төп күрсәткече шулдыр инде. Безнең өчен куркынычсыз ял оештыру гына түгел, тагын бер бурыч – яшүсмерләрнең яңа күнекмәләргә өйрәнүе мөһим. Бу мәйданчыкта моның өчен барлык шартлар да тудырылган – монда мастер-класслар да, төрле эшлеклеләр белән очрашулар да, лабораторияләр дә һәм башкалар. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак. Шулай ук биредә татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү мөмкинлеге бар. Болар барысы да җиңел уен, белем, иҗади формада бирелә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» укыту-белем бирү программасы оештырылачак. Проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм якын-тирә төбәкләр гомуми белем бирү оешмаларының укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагоглар, югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының педагогик белгечлекләр буенча өлкән курс студентлары катнашалар. Проектның идеясе – белем бирү өлкәсендә педагогларның һәм идарәчеләрнең һөнәри һәм шәхси үсеше, республика мәгарифе өчен актуаль булган кайбер мәсьәләләрне җиңеп чыгу өчен инновацион чишелешләр эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен саклап калу һәм тарату өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру.

Җәйге профиль сменаларында катнашучылардан тыш, көннәрнең берсендә Форум территориясендә Сәләт гаиләләре: «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубында катнашучылар, бергәлек активистлары гаиләләре җыелачак. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт бергәлегенең төрле буын катнашучыларының үзара хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашалар.

Форумда гадәттәгечә эко-юнәлеш буенча чаралар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган мастер-класслар һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт»студиясенең туры эфирлары чыгачак. Трансляцияләр ВКонтакте сайтында11 Июльдә (19:00) һәм 13 июльдә (18:00) Сәләт рәсми бергәлегендә https://vk.com/selet.official узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International