Татарстан Республикасының яшь галимнәренең торак шартларын яхшыртуга грантлар бирүгә конкурсның гариза бирү кампаниясе старт алды. Аның буенча тиешле максатларга 1,375 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыру, торак шартларын яхшырту «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
«Кадрлар – фәндә иң мөһиме. Татарстанда талантлы яшь галимнәр бик күп, алар өчен без максималь уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Безнең бурыч – алар республикабызда яшәргә һәм эшләргә теләрлек итеп эшләү. Торак конкурсы – безнең сәләтләребезне төбәк эчендә актив үстерергә мөмкинлек бирә торган тагын бер элемент», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.
Конкурста Татарстан Республикасында тулы мәшгульлек шартларында төп эш урыны буенча фәнни оешмаларда, югары белем бирү яисә өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында фәнни, фәнни-педагогик яисә фәнни-техник хезмәткәр вазифаларында хезмәт эшчәнлеген кимендә биш ел гамәлгә ашыручы, шулай ук социаль ипотека системасында торак шартларын яхшырту буенча хисапта торучы фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсе булган 35 яшьтән артмаган яисә фән докторы гыйльми дәрәҗәсе булган 40 яшьтән артмаган Россия гражданнары катнаша ала. Моннан тыш, дәгъва кылучыларның фәнни казанышлары һәм Татарстан Республикасы фәнен үстерүгә шәхси өлешләре булырга тиеш.
«Яңа программа фәнни-технологик үсеш елы мирасы булып тора. Без, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән бергә, яшь галимнәргә комплекслы ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыктык. Безнең инициатива җитәкчелек тарафыннан хупланды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда яшь галимнәрне торак сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидияләр белән тәэмин итү өчен 27,5 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә конкурс программасы механизмын эшләдек. Бүгенге көннән яшь галимнәр гариза яза ала», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Гаризаны агымдагы елның 8 октябренә кадәр бирергә мөмкин, ә нәтиҗәләр 20 ноябрьдә игълан ителәчәк.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат, шартлар, гариза формасы һәм документлар исемлеге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында: https://minmol.tatarstan.ru/granti-na-uluchshenie-zhilishchnih-usloviy.htm.