Татарстанда яшьләр өчен сыгылмалы аралашу күнекмәләрен, нәтиҗәле шәхси һәм һөнәри мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Элемтә: мөнәсәбәтләр турында» сессиясе узды

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

«Идел» яшьләр үзәгендә «Элемтә: мөнәсәбәтләр турында» проект сессиясе узды. Мәйданчыкта Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 90 катнашучы җыелды. Программа кысаларында алар сыгылмалы аралашу күнекмәләрен, социаль элемтәләрне һәм үз-үзеңне тәкъдим итү күнекмәләрен үстерделәр.

Смена сан буенча дүртенче булып тора. Элегрәк  проектның «Люби. Созидай. Вдохновляй»: «Омтылыш: про карьеру», «Ныклык: про здоровье» һәм «Кыйммәт: про развитие» кебек белем бирү сессияләре узган иде. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан ТР Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Программа спикерлары сыйфатында әйдәп баручы белгечләр: практик психологлар һәм психотерапевтлар, андрагог, бизнес-тренер, телевидение алып баручысы һәм телеканал редакторы чыгыш ясады. Сменаның өч көне дәвамында катнашучылар белән төрле форматтагы экспертлар эшләячәк: лекцияләр, мастер-класслар, семинар-практикумнар, тренинглар.

Сменаны ачу тантанасы Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, «Татарстан —  мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Камол Бобохонов, гаилә психологы, коуч, хатын-кызлар клубы авторы, блогер һәм эшмәкәр Дарья Канануха, сәламәтлек саклау табибы-оештыручысы, Медицина хокукы клиникасын гамәлгә куючы, Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге рәисе урынбасары, «Forbes» журналының «30 до 30»  иң перспективалы россиялеләр рейтингы номинанты Андрей Анисимов, медицина фәннәре кандидаты, психиатр-психотерапевт табиб, Казан дәүләт медицина академиясенең Психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова, SPINA клиникалар челтәренә нигез салучы һәм милекчесе Корина Ерофеева катнашында пленар сессия форматында узды.

Спикерлар әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу, конфликтлы хәлләр һәм аларны уңышлы һәм нәтиҗәлерәк хәл итү, шәхси бренд нәрсә ул һәм ул гомумән кирәкме дигән темалар буенча фикер алыштылар.

«Минем карашка, бүгенге көндә шәхси бренд социаль челтәрләр белән күбрәк ассоциацияләнә торган термин. Һәм минемчә, шәхси бренд хәзер — кеше үз проектларын, хезмәтләрен, инициативаларын, оешманы алга этәрү, шулай ук үз фикерен һәм позициясен белдерү өчен корал. Әмма шуны истә тотарга кирәк, гаиләдәге шәхси бренд, мәсәлән, тышкы мохиттәге кебек үк түгел. Мәсәлән, минем улым бар, аңа биш ай. Улыма минем шәхси брендым һәм ничә язылучы булуымның аермасы юк. Аның өчен иң мөһиме — минем янәшәдә булуым. Монда шәхси бренд бернинди роль уйнамый. Син әти, син янәшә булырга тиеш, син эшләреңнән һәм башкалардан бәйсез рәвештә ярдәм итәргә тиеш», - дип уртаклашты Камол Бобохонов.

Шулай ук катнашучылар шәхси брендны булдыруны нәрсәдән башларга кирәклеге хакында тәкъдимнәр алдылар.

«Шәхси бренд — ул өч кит. Беренчесе —  сезнең кыяфәтегезнең образы, икенчесе —  сезнең нәрсә сөйләгәнегез, өченчесе — сез нәрсә эшлисез һәм бу өч китның үзара дус һәм бер-берсенә охшаган булулары. Әгәр сез нульдән шәхси бренд төзергә уйласагыз, мин үзегез өчен интеллект-карта ясарга киңәш итәр идем. Бу минем нәрсә турында, тышкы кырда нинди булырга теләвем, нәрсә турында сөйләшергә теләвем һәм тирә — юньдәгеләргә нәрсә сөйләргә теләвем, тормышымда яки эшемдә нинди принципларым барлыгын ачу өчен кирәк», - дип киңәш бирде Дарья Канануха.

Семинар-практикумда медицина фәннәре кандидаты, табиб-психиатр-психотерапевт, Казан дәүләт медицина академиясенең Психотерапия һәм наркология кафедрасы ассистенты Оксана Захарова чыгыш ясады. Катнашучылар үзбәя төрләре, аның ничек формалашуын һәм тормышка ничек йогынты ясавын, үз кыйммәтеннән аермасы хакында белделәр.

Шулай ук якыннарың белән ничек сөйләшергә һәм үзеңне югалтмаска, кеше тормышында гаиләнең роле һәм әһәмияте, тормышка мәхәббәтнең парлы мөнәсәбәтләргә ничек йогынты ясавы, уңышлы чыгышлар формуласы һәм шәхси бренд булдыру темалары буенча лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар узды.

Исегезгә төшерәбез, «Элемтә: мөнәсәбәтләр турында» белем бирү сессиясе «Люби. Созидай. Вдохновляй» проекты кысаларында уза. Проект яшьләрнең потенциалын ачуга һәм аларның шәхси үсешкә, һөнәри тормышка ашыруга һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга омтылышына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, шул рәвешле «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International