Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында Иҗтимагый дипломатия өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors 8.0» республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Индивидуаль һәм команда этапларын уңышлы узган конкурс финалистлары грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Конкурста катнашучыларны Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова, «Халыкара программалар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы программа директоры Юлиана Сыраева, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары, профессор Светлана Тахтарова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич,Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы Вәкиллеге хезмәткәре Александр Ягошин котлады.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, яшь дипломатларга мөрәҗәгать итеп, аларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм республика өчен халыкара эшчәнлекнең әһәмиятен ассызыклады.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Ләйлә Галәветдинова, Марина Фурсова, Карина Ганиева составындагы «Яшь дипломатлар» командасы алды. Икенче урында составында Арслан Әһлиуллин, Йосыф Әхтәмов, Тимур Романов булган «Khannection» командасы. Дмитрий Әминов, Наилә Гыйлемханова, Фурсаншаһ Ишмаков составындагы «Status» командасы өченче урынны алды.
Конкурста җиңүче Команда чит илдә Халыкара яшьләр чарасында катнашу хокукына ия булды*, призер команда — Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгында катнашып, Мәскәүдә стажировка узу мөмкинлеге*, ә өченче урынны алган команда Россиядә Халыкара яшьләр чарасында катнашачак*.
Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр компетенцияләрен үстерү һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
*Уңай эпидемиологик һәм геосәяси вәзгыять булганда.
