Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен төбәк грантларга гариза бирү кампаниясе старт алды. 2026 елда финанслауның гомуми күләме 50 млн сум тәшкил итәчәк. Гаризалар кабул итү башлану турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ведомствоның йомгаклау коллегиясе барышында хәбәр итте.
Төбәк грантлары Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерүгә, учреждениеләрнең матди-техник базасын яңартуга, шулай ук яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең даими ялы өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда төбәк грантлары еш кына чаралар үткәрү өчен кулланылды. 2026 елда озак сроклы нәтиҗә бирә торган, учреждениеләрне үстерүгә һәм яшьләр өчен тотрыклы җәлеп итү киңлекләрен булдыруга ярдәм итә торган проектларга аерым басым ясалачак.
Грантлар акчалары тхбәндәгеләргә юнәлдереләчәк:
• яшьләр үзәкләрен һәм яшүсмерләр клубларын яңарту һәм җиһазландыру;
• яшьләрнең төрле категорияләре белән системалы эшләү өчен шартлар тудыру;
• ял итүнең яңа форматларын, тәрбия һәм агарту программаларын гамәлгә кертү;
• яшьләр сәясәте учреждениеләренең һәркем файдалана алырлык һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында грант акчаларын куллануның нәтиҗәлелеге һәм ирешелгән нәтиҗәләр киләчәктә тармакка ярдәм итү чараларын планлаштырганда һәм инфраструктураны үстергәндә исәпкә алыначак, дип ассызыкладылар.
Төбәк грантлары «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып тора һәм федераль ярдәм чараларын тулыландыра. Шул ук вакытта Татарстан үз алдына федераль грантларны да активрак җәлеп итү бурычын куя, җәлеп ителгән финанслауның гомуми күләмен елына 200 млн сумга җиткерә.
Гаризалар кампаниясе 2026 елда башланачак, катнашу сроклары, шартлары һәм проектларга таләпләр турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми ресурсларында урнаштырылачак.