2026 елның февраленең беренче көннәреннән Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының уникаль проекты — «Академия КСВО РФ» старт алды. Бу махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлык төркемнәренең төбәк командалары өчен проектлы укытуның белем бирү программасы.
Конкурс нәтиҗәләре буенча көндезге укуда төбәк дәрәҗәсендәге коммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлык берләшмәләренең 50 иң көчле командасы катнашачак. Һәр команда өч кешедән торачак: проект төркеме җитәкчесе, медиаволонтер һәм проект эшчәнлеге буенча волонтер.
Белем бирү программасы өч профильле юнәлешне үз эченә ала:
Һәр катнашучы үз юнәлеше буенча федераль экспертларда махсуслаштырылган укулар узачак. Проект махсус хәрби оперция катнашучыларына социаль, мәдәни һәм медиа ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүче проект командаларын эзләүгә, үстерүгә һәм профессиональләштерүгә, шулай ук идарә итүдә, проект эшчәнлегендә һәм инициативаларны медиа белән тәэмин итүдә компетенцияләрне арттыруга юнәлдерелгән.
Көндезге белем бирү модульләре 2026 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Кырым Республикасы Судак шәһәрендәге «Меганом» академиясе мәйданчыгында узачак.
Академия кысаларында катнашучылар командалар белән идарә итү, социаль проектлар эшләү һәм төргәкләү, медиакоммуникацияләр төзү буенча гамәли инструментлар алачак. Уку нәтиҗәләре буенча һәр команда махус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, шулай ук демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрне гражданлык җәмгыятенә интеграцияләүгә юнәлдерелгән үз проектын эшләп бетерәчәк һәм яклаячак. КСВО экспертлары катнашучыларның проектларын 2026 елның октябрь ахырына кадәр озата барачак.
Катнашуга өч кешедән торган командалар чакырыла. Теркәлү проектны оештыручының рәсми сайты www.ксво.рф аша 2026 елның 23 февраленә кадәр бер мәртәбә гамәлгә ашырыла.
Һәр команда 2026 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру яки масштаблаштыру планлаштырылган тәҗрибә һәм проект тасвирламасы белән бер гариза бирә. Эксперт советы гаризаларны проблеманы хәл итүнең адреслылыгы һәм нигезлелеге критерийлары, проект идеясенең эшкәртелгәнлеге, презентация сыйфаты һәм башка күрсәткечләр буенча бәяли. Рейтинг нәтиҗәләре буенча белем бирү программасында катнашучылар исемлеге һәм «көтү бите» төзелә.
Катнашу буенча тулы шартлар оештыручының рәсми сайтында «Академия КСВО» бүлегендә урнаштырылган.
Проектны Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты оештыра. Белем бирү программасының партнеры -Таврида.Арт. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проектның рәсми мәгълүмати ресурслары:
Telegram-канал: https://t.me/AcademiaKSVO
ВКонтакте бергәлеге: https://vk.com/Academia_KSVO