Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, мазсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр – айлык түләүләрдән һәм субсидияләрдән алып грантларга, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру программаларына кадәр. Республикада нинди программалар гамәлдә булуын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
2026 елның 18 февраленә Татарстанда 5 833 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның 60ы – турыдан – туры сугышларда катнашучылар һәм 5,6 меңгә якыны – тыл хезмәтчәннәре, дип хәбәр итте брифингта республиканың Хезмәт министры Эльмира Зарипова.
«2026 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының һәм аларның гаиләләренең социаль-икътисадый тормыш шартларын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк», – дип билгеләде ул.
Татарстанда 439 Ватан Герое яши, шул исәптән 353 Советлар Союзы Герое һәм 35 Россия Герое. Махсус хәрби операция чорында Россия Герое исеменә 17 татарстанлы лаек булды, шуларның 8е үлгәннән соң.
Зарипова республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләде. Мәсәлән, хезмәт ветераннары өчен түбәндәгеләр каралган:
Ярдәмнең аерым линиясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә кагыла:
«Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең төгәл системасы төзелгән», – дип ассызыклады министр.
Ватан геройларының федераль ташламалары бар: торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итү, бушлай йөрү, даруларга компенсация һәм шифаханә-курортларда дәвалану. Теләкләре буенча алар айлык түләү ала алалар – 103,7 мең сум (СССР һәм РФ Геройлары) яки 76,5 мең сум (Хезмәт Геройлары).
2018 елдан Идел буе федераль округында «Ватан Геройлары» проекты эшли. Татарстанда һәлак булган 248 геройның исеме мәңгеләштерелгән аларның исемнәре урамнарга һәм мәктәпләргә бирелә, бюстлар һәм мемориаль такталар куела.
Республикада махсус хәрби операция катнашучыларын тернәкләндерүдә һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча аерым эш алып барыла. 545 эш бирүче ветераннар өчен 3,9 мең вакансия бастырган, шул исәптән элек хөкем ителгәннәр өчен, дип дәвам итте Зарипова.
Фронттан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гражданнар тормышына җайлашу өчен берничә ярдәм чарасы гамәлдә:
«Даими рәвештә махсус вакансияләр ярминкәләре һәм эш бирүчеләр көннәре үткәрелә. 2025 елда 79 вакансия ярминкәсе һәм 40 эш бирүче көне үткәрелде, аларда 423 эш бирүче, 23 уку йорты катнашты, 7,2 меңнән артык вакансия тәкъдим ителде», – дип өстәде министр.
Вакансияләр ярминкәләренә 2,5 меңнән артык граждан килгән, шул исәптән 352 махсус хәрби операция катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары, эшкә урнашуга 195 юллама бирелгән. 2025 елда махсус хәрби операциянең 219 катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары эшкә урнашты.
Тернәкләндерү турында сөйләгәндә, Зарипова 2025 елда «Восхождение» үзәге базасында 40 урынлык инвалидлыклары булган махсус хәрби операция катнашучылары өчен бүлек ачылуын өстәде. Тернәкләндерү хезмәтләрен 5 үзәктә һәм 5 бүлектә (412 урын) күрсәтәләр. Махсус хәрби операциядә катнашучы 192 кеше ярдәм алды.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Татарстанда шулай ук киң колачлы мәдәни программа һәм иҗтимагый тормышка кагылышлы ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла. Бу хакта тулырак республика Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова сөйләде.
«Без хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы программасын эчкерсез һәм республиканың һәр кешесенә – мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән алып ветераннарга кадәр-мөрәҗәгать итәргә тырыштык», – дип ассызыклады мәдәният министры.
Барлык муниципаль районнарда махсус хәрби операөиядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү эшләре алып барыла – мәктәпләрдәге хәтер почмакларыннан алып мемориаль билгеләр куюга кадәр. Биектау, Лаеш, Тәтеш, Чистай һәм Казанда һәйкәлләр һәм скульптура композицияләре урнаштырылган инде. Кырымда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлыларга һәйкәл кую эшләре алып барыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары (18 яшькә кадәрге балалар һәм бер ата-ана) һәм һәлак булганнарның гаиләләре дәүләт мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрү хокукына ия.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны бәйрәм итү мөһим булды. 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, традицион чәчәк салу һәм «Моабит дәфтәрләрен» тантаналы рәвештә чыгару тантанасы узды. Шул ук көнне «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсын бүләкләү тантанасы булды. Конкурска 40 меңнән артык гариза килгән.
Фәнни юнәлеш буенча Казанда «Җәлил укулары» Бөтенроссия конференциясе узачак, ул иртәгә үк старт ала һәм 27 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Конференция кысаларында «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, ул республика районнары буйлап җибәреләчәк.
Музейлар һәм театрлар бай программа әзерләде. Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында Гражданнар сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәр экспонатлар барланган «Әтиләр һәм бабалар эше өчен» күргәзмәсе ачылды. Милли китапханә махсус операция турында проза һәм поэзия авторлары белән «СВОй путь» очрашулар циклын башлап җибәрде.
Республиканың әйдәп баручы театрлары репертуарга патриотик куелышлар керттеләр. Казан Яшь тамашачылар театры махсус хәрби операциядән кайткан актер турында «Просто жить» һәм «Слушай мои позывные» спектакльләрен күрсәтәчәк. Кариев театры «Муса. Моабит» һәм реаль вакыйгаларга нигезләнгән «Позывной татар» спектаклен тәкъдим итә. Муниципаль районнарда барлыгы 1160 тан артык вакыйга узачак, анда 2 миллионнан артык тамашачы катнашачак. Җиңүнең 81 еллыгы һәм елны тантаналы ачу һәм ябу үзәк булачак.
Яшьләр эшләре министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыра. 2030 елга яшьләрнең 45%ын патриотик чараларга җәлеп итү планлаштырыла, дип хәбәр итте ведомство башлыгы урынбасары Владислав Усанов.
Төп проектлар: Казанда 2,8 мең кеше һәм Яшел Үзәндә 1,7 мең кеше җыйган «Җиңү поезды», студентлар шәһәрләрендә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале (60 мең катнашучы), Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (200әр мең сумлык 4 премия) һәм «Җәлил» мюзиклы.
2 апрельдә Татарстанда «Хәтер вахтасы – 2026» Бөтенроссия акциясе ачылачак. Ел дәвамында шулай ук «Җиңүгә кадәр 80 көн», «Хәтер дәресе», «Хәтер дивары» акцияләре һәм чәчәкләр салу булачак.
